Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар әдәбияты тагын бер җәүһәрен югалтты


Флүн Мусин
Флүн Мусин

Татар җәмәгатьчелеге янә зур югалту кичерә. Күренекле әдәбият галиме, профессор, язучылар берлеге әгъзасы, "Мирас" вакыфын оештыручы Флүн Мусин вафат.

Татарстан Фәннәр академиясенең Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты хезмәткәре, филология фәннәре докторы Мусин 2009 елның 23 февралендә 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән иде. 23 сентябрьдә галимне иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре Киндери бистәсе зиратына соңгы юлга озатты.

Мусин чыгышы белән Мөслим якларыннан. Татар мәктәбен тәмамлап, Мәскәү дәүләт университетының урыс теле филологиясе факультетына укырга керә. Гомеренең күп өлешен Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтта үткәрә. Ул үзен шушы вакытта күренекле тәнкыйтьче, әдәбиятчы буларак күрсәтте, ди галим Хатыйп Миңнегулов.

Заман тәнкыйтьчесе иде

Миңнегулов сүзләренчә, Флүн Мусин заманга туры килешле әдәби тәнкыйтьче булган. Язмаларын Татарстан матбугатында, хәтта Мәскәүнең “Правда” газетында бастыра.

“Ул татар әдәбияты тарихын өйрәнде. Әдәбият тарихының икенче томының шактый өлеше аның тарафыннан язылды. 20 гасыр әдәбиятын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Аның фәнни мәкаләләре фән өчен хәзер дә кирәк. Дәреслекләр, җыентыклар авторы буларак мәгариф хезмәткәрләре белән дә тыгыз элемтәдә булды. Бу сәләте бигрәк тә укытучылар белемен күтәрү институтында эшләгән чакта ачылды”, ди галим.

Татар өчен җан аткан

Флүн Мусин 1980-90 елларда - татар халкының милли күтәрелеше вакытында да читтә калмый. Татар иҗтимагый үзәгендә җаваплы эшләр башкара, Бөтендөнья татар конгрессында рәис урынбасары булып эшли.

“Ул татарның әдәбияты, теле өчен көрәште. Җәмгыятьтә башланган үзгәртеп коруларның башында булды. Үзе теләп, дәүләт оешмаларының үтенечен тыңлап Курган, Екатеринбур, Питербур якларына барып кайтты, кайда гына бармасын татар милләте мәнфәгатьләрен яклады. Язучы, сәясәтче Гаяз Исхакый иҗатын татар халыкка кайтару эшенең башында торды”, дип искә ала Миңнегулов.

Флүн Мусинны хезмәттәшләре кеше буларак та сокланып искә ала. Ул артык тыйнак иде, чәчрәп йөрмәде, ди әдәбият галиме Азат Әхмәдуллин.

Шәкертләрен әдәбиятчы булырга җилкендергән

Флүн Мусин дистәләгән ана теле укытучыларын, татар галимнәрен укытып чыгарган кеше. Татарстан Фәннәр академиясе әдәбият бүлеге аспиранты Эльмира Газизова сүзләренчә, ул һәрвакыт студентларга, аспирантларга ярдәм иткән. Үзенең дәресләрендә чын әдәбиятчы булырга җилкендергән.
XS
SM
MD
LG