Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:20

Тамаша өлкә үзәгенең Яңа шәһәр дип аталучы Иделаръягы районында булды. Спектакль алдыннан Татарстанның атказанган артисты, театрның әдәби бүлеге мөдире Шамил Фәхретдинов белән әңгәмә кордык.

- Нинди җилләр ташлады безнең якларга?

- Менә безнең театрга 75 яшь тулып үтте инде. Үзебезнең тамашачы белән очрашырга атлыгып торабыз. Әлбәттә, безнең театр Казанда урнашканга, нигездә, анда эшлибез. Ләкин менә 3 ел инде театр бинасы ремонтта. Шунлыктан спектакльләрне Казанда сирәк куябыз. Нигездә, чит төбәкләрдә йөрибез. Үзебезнең карашка, иң әйбәт спектакльләрне күрсәтеп. Әле менә күптән түгел Себер якларында йөреп кайттык. Рәдиф Сәгъдиевнең “Соңгы беләзек” спектакле белән. “Гөлшаян”ны да тамашачы җылы кабул итә.

Пермь, Барда якларына Нәбирә Гыйматдинованың “Бер тамчы ярату” дигән әсәре белән бардык. Әле Башкортстан якларына җыенабыз. 3 ел инде, бинаның ремонтта булуы аркасында, “тәгәрмәчтә” йөрибез. Хәер, безнең театрның тарихы да шул бит – элек үк күчмә театр булган ич ул. Шул ремонт безнең театрны элекке традициясенә кайтарды. Вакытны юкка сарыф итмибез шулай, чит төбәкләр татарларының күңелен күреп йөрибез.

- Рәхмәт. Кәрим Тинчурин, гомумән, татар театрына нигез салучыларның берсе, дибез. Сез ничек уйлыйсыз: бүгенге театр бу бөек исемне аклыймы?

- Миңа калса, аклыйбыз, дип саныйм инде. Ләкин соңгы сүз тамашачыда. Менә без “Кәрим Тинчурин театры” дибез. Бу чынлап та шулай. Безнең театр Галиәсгар Камал театрының филиалы буларак оешып китә. Шул вакытта - 1935 елларда Кәрим Тинчурин “Без Казанда гына түгел – чит төбәкләрдә дә эшләргә тиеш”, дип әйткән булган.

Менә без бүген Ульянда, димәк, без аның фикер-таләпләрен тормышка ашырабыз булып чыга. Икенчедән, Кәрим Тинчурин – олуг драматург та бит әле. Безнең театр аның да күп әсәрләрен куя. Бу исә – аның олуг исемен аклау тырышлыгы да булып тора. Тагын шуны да әйтергә кирәктер: без һәрвакыт, урысча әйтсәң, халтурадан читтә торырга тырышабыз. Бигрәк тә татар классикасына карата. Кем әйтмешли, “шырды-бырды” түгел – затлы әсәрләргә игътибар итәбез.

- Репертуар, дигәннән. Мирсәй Әмирнең “Гөлшаян”ын алып килгәнсез. Без, мәсәлән, Мирсәй Әмирнең данлыклы “Агыйдел” романы кебек әсәрләр укып үскән буын. Анда кулакларга каршы көрәшкән Гаяз белән Ильяс батырлыгына сокланып. Хәзер бит икенче замана – кулаклар юк. Әйтик, Туфан Миңнуллинның “Илгизәр плюс Вера”, “Шәҗәрә” кебек әсәрләре бүгенге чорга ятышлырак булыр иде. 309-нчы “әшәке” кануннар чорында - шул борынгы әсәрне алып килгәнсез.

- Мин шулай дияр идем. Мирсәй Әмир дә замана таләпләре буенча иҗат иткәндер. Әмма “Гөлшаян”да сәяси тема юк. Ул мәхәббәт турында. Ә бу тема беркайчан да искермәячәк. Без бу юлы да социаль темаларга кагылмадык. Саф, шаян халкыбыз фольклоры белән сугарылган әсәр алып килдек. Шөкер, хәзер театрга яшьләр күп йөриләр. Без әби-бабайларның да оныкларын алып килүләренә шатланабыз.

- Ә гомумән, татар театрының киләчәген ничек күзаллыйсыз?

- Тамашачы театрдан читләшмәс. Кешенең бит әле күңеле дә бар. Татарлык аның күңеленә нык сеңгән. Менә, дин дибез. Ул да бит, ничәмә еллар буе тыелып килсә дә, сакланып калган. Буыннан-буынга тапшырылып килгән. Татар театры да бер туган икән – киләчәктә дә яшәячәк.

XS
SM
MD
LG