Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:21

Рәшит Әхмәтов фикеренчә, 2012 елда булачак президент сайлавында җиңәр өчен Медведев та, Путин да төбәктәге җитәкчеләрнең ярдәменә мохтаҗ.

“Новый регион” мәгълүмат агентлыгы белгечләре фикеренчә, Мәскәү кирмәнендә төбәкләрдә халыкның ризасызлык белдереп шау-шу чыгаруыннан куркалар. Шул сәбәпле ил җитәкчелеге Юрий Лужков, Эдуард Россель, Миңтимер Шәймиевләрне әлегә үз урыннарында калдырачак.

Экспертлар әйтүенчә, Русия президенты Дмитрий Медведев та, премьер-министр Владимир Путин да өлкән җитәкчеләрнең төбәкләр үсешен тоткарлавын аңлый. Әмма ил җитәкчелеген, әлеге аксакалларның төбәктәге хокук саклау идарәләре, прокуратура һәм дәрәҗәле эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә торуы борчый. Димәк, губернаторны алмаштырсаң, төбәктәге башка күп кенә җитәкчеләр дә алмашыначак. Кризис вакытында исә, әлеге проблемалар кайгысы юк.

Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов “Новый регион” белгечләре белән килешә. “Аксакал” губернаторларны үз вазыйфаларыннан алу вакыты һичшиксез кичектереләчәк, ди ул.

“Хәзер югары даирәләрне борчыган төп мәсьәлә – 2012 елда кемнең президент булып сайлануы: Путин, әллә Медведевме? Заманча үсеш институты башлыгы Игорь Юргенс, әлеге ике җитәкченең каршы тыруына иҗтимагый әһәмият бирергә кирәк, ди. Ни өчен әлеге тәкъдим Медведевнең Америкага барган вакытка туры килгән, аңлашылмый. Димәк, ул президент урынын саклап калыр өчен америкадан ярдәм сорарга мөмкин.

Әлбәттә әлеге көндәшлектә Медведев тә, Путин да төбәктәге җитәкчеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Шуңа күрә аларны алмаштырмаячаклар.

Путин үзе Универсиадага әзерлек өчен Казанга өстәмә 4 миллиард сум бүлеп бирде. Шундый акчалар ышанып тапшыргач, ничек инде Шәймиевне алмаштырасың. Алай эшләнми. Минемчә, 2012 елга кадәр Шәймиев тә, Лужков, Россель, Рәхимов та үз урынында калачак.

Тиздән Ельцин һәм Хәзбулатов заманындагы кебек төбәкләр өчен көрәш башаланачак”, ди Рәшит Әхмәтов.

Сәясәт белгече һәрвакыт Шәймиевнең Медведевка якын булуын әйтеп килсә, хәзер фикерен үзгәрткән. Әхмәтов фикеренчә, Путинның Казанга акча бирүе дә, Шәймиевнең Медведев Ярослауда үткәргән җыелышта, Түбән Новгородтагы Дәүләт шурасы утырышында катнашмавы да, Татарстан җитәкчелегенең Путин яклы булуын күрсәтә.

Әлегә Русиядә Медведевка ышанучылар саны Путинныкына караганда күпкә азрак булса да, Әхмәтов, киләчәктә тәхеттә Медведев калачак, дип фаразлый.

“Игорь Юргенс биргән мәгълүматларга караганда, хәзер русияленең 30% Медведев, 70% Путин яклы. Әмма Медведевнең мөмкинлекләре күбрәк, дип саныйм. Чөнки аны яклаган 30% халык җәмгыятьнең иң акыллы өлеше. Шуңа күрә бу 10 җүләр бер акыллыны алмаштыра алмый, дигән очрак”, ди Рәшит Әхмәтов.

Билгеле булганча, 2010 елда Саратов, Приморья, Коми, Курск, Алтай, Мари иле, Дагыстан, Курган өлкәсе җитәкчеләренең идарә итү вакыты тәмамлана. Әле ел башында бу җитәкчеләрнең үз вазыйфаларыннан алыну мөмкинлеге турында сүз барды. Хәзер исә, белгечләр, кризис беткәнче бу турыда сүз чыкмас дип фаразлый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG