Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама БМО Гомум мәҗлесендә беренче чыгышын ясады


АКШ президенты Барак Обама БМО Гомум мәҗлесе җыенында ясаган беренче чыгышында коралларны җәелдермәү, дөньяны саклау, дөнья икътисадларын үстерергә чакырды.

Ул ил җитәкчеләре үзләренә күбрәк җаваплылык алырга тиеш дип белдерде. Шулай ук җыенда Русия җитәкчесе Дмитрий Медведев, Иран президентының чыгыш ясавы көтелә.

Берләшкән милләтләр оешмасының Гомум Мәҗлесен Генераль секретарь ачып җибәрде.

Пан Ги Мун дөнья алдында торган иң мөһим проблемаларын барлап чыкты. Ул ачлык, энергия, икътисади төшенкелек, климат үзгәрүе һәм дуңгыз кизүен атады. Шулай ук ул Якын көнчыгыш мәсьәләсен дә телгә алды.

БМО Гомум мәҗлесенең утырышында 120 ил вәкиле катнаша.
XS
SM
MD
LG