Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:06

Уфа татарларының үз матәм көне


Татар җәмәгатьчелек оешмалары матәм көнен уздырырга булды. Дөрес, ул Казанда уздырган көннәрдән аерыла. Уфада ул 13 октябрьгә билгеләнде. Бу, беренчедән, Казандагы хәтер көне уңаеннан бүленешкән төркемнәрнең берсенә дә өстенлек бирмәү өчен булса, икенчедән, 13 октябрь сишәмбе көненә туры килә. Ә сишәмбе нәкъ татар оешмаларының җыела торган көне.

Хәтер көнендә ясалачак чыгышлар, дини һәм мәдәни чаралар планы кабул ителде.

Утырышта татар милли фондын төзү һәм аңа акча җыю, Татар иҗтимагый үзәгенең билгесен булдыру кебек мәсъәләләр дә каралды. Фонд әлегә төзелмәсә дә, аны оештырып йөргән Наил Хәкимов җәмәгатьчелектән акча җыю эшенә кереште. Ә ТИҮнең билгесенә килгәндә, бик каты бәхәсләрдән соң бу мәсьәләне карауны кичектереп торырга булдылар.

XS
SM
MD
LG