Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:21

Хәтер көне елдагыча иртәнге сәгать 10-да Ирек мәйданында башланып китеп, Казан кирмәнендә Казанны яклап шәһит киткәннәр рухына дога кылу белән тәмамлана.

Быел Хәтер көне 20-нче тапкыр үткәрелә. Чираттагысын Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге, Татар яшьләре форумы, Мәгариф ассоциациясе оештыра. Милли оешмалар "Хәтер көнен мин үткәрәм, мин үткәрәм!” дип бүлешеп ятмаска булды. Бу көн бөтен татарныкы, бергәләп алынсак, оешканрак үтәр, ди алар.

Хәтер көне 1552 елның октябрендә Казан ханлыгы өчен урыслар белән сугышып, шәһит киткәннәрне искә алып оештырыла. Аны беренче тапкыр 1989 елда татар иҗтимагый үзәгенең 17 активисты башлап җибәрә. Алар арасында Марат Мөлеков, Юныс Камалетдинов, Фәүзия Бәйрәмова һәм башкалар була.

Оештыручылар сүзләренчә, Хәтер көне иртәнге сәгать 10-да Ирек мәйданында митинг рәвешендә башланып китә. Шуннан соң халык төркеме урам буйлап Казан кирмәненә бара. Сөембикә манарасы янында ата-баба рухына дога кылына һәм Кол Шәриф мәчетендә өйлә намазы укыла.

Әмма хәзер пикет, митингларны, җыеннарны мәхкәмә биналары янында үткәрү канун нигезендә тыела. Аңа да карамастан милли хәрәкәт чигенергә җыенмый. Мөлеков исемендәге үзәкнең яңа рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Хәтер көне 19 ел рәттән Ирек мәйданында үтте. Без бит мәхкәмәгә каршы җыен үткәрмибез. Бу бит Хәтер көне, сәяси җыен түгел. Бу көн – татар дәүләтләренең җимерелүенә юл ачкан, татарларга каршы геноцид башланган көн, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG