Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мурмански өлкәсендә 20 кешедә A/H1N1 вирусы табылган


Мурмански өлкәсендә A/H1N1 гриппы 20 кешедә табылган. Алар барысы да бер мәктәптә укыган балалар һәм бер укучының әтисе. Мәктәп карантинга ябылган.

"Интерфакс" агентлыгы хәбәр иткәнчә, балалар вирусны Төркиядән әйләнеп кайткан бер укучыдан йоктырган.

Баш санитар табиб Геннадий Онищенко, грипп таралу очраклары теркәлгән илләрдән әйләнеп кайткан балаларны карантинда тоту күрсәтмәсе булса да, бу укучы дәресләргә кертелгән булган, диде.
XS
SM
MD
LG