Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Русия һәм ислам дөньясы "конференциясе бара


Мәскәүдә “Русия һәм ислам дөньясы: тотрыклылык хакына хезмәттәшлек " дигән конференция ачылды.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин сәламләү сүзендә Русия мөселманнарының ислам дөньясындагы урынын билгеләде. “Мөселман халыклар Русия дәүләтен формалаштыруда зур өлеш кертә, шуның белән бергә үзләре дә дәүләткә милләт ара һәм дин ара татулык алып килә, ислам дөньясын күпмилләтле Русия белән тоташтыручы күпер булып тора”, диде Равил Гайнетдин.

Форумга ислам һәм башка дин әһелләре, ерак чит ил һәм БДБ илләре, хакимият вәкилләре җыелды.
XS
SM
MD
LG