Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каспаров Карповны дүртенче партиядә җиңде


Валенсиядә бара торган шахмат ярышында халыкара шахмат остасы Гарри Каспаров үзенең көндәше Анатолий Карповны матчның дүртенче өлешендә җиңде. Бу уен Дөнья чемпионы исеме өчен үткәрелгән ярышның 25 еллыгына багышланып үткәрелә.

Әлегә хисап 3:1. Каспаров алда бара. Бүген блиц-партияләр уйналырга тиеш.

1984 елда Мәскәүдә Дөнья шахмат чемпионы исеме өчен Гарри Каспаров һәм Анатолий Карпов арасында уеннар башланган иде. 6 ел эчендә спортчылар биш матч үткәрде.
XS
SM
MD
LG