Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайнетдин тагын 5 елга мөфтий итеп сайланды


Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин чәршәмбе көнне бер тавыштан тагын 5 елга Русиянең Европа өлеше Диния нәзарәте (ДУМЕР) башлыгы итеп сайланды.

Сайлаулар Нәзарәтнең V корылтаенда үтте. Анда 34 төбәктән 120 вәкил катнашты, дип хәбәр итә Мөфтиләр шурасы.

Әлеге җыенда Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да катнашты. Ул ДУМЕР эшчәнлегенә, аның җитәкчесе һәм нәзарәт хезмәткәрләренә югары бәя бирде.

Җыен башында Равил хәзрәт Гайнетдин дога кылып һәм тынлык минуты белән Ураза бәйрәме көнне үтерелгән Карачәй-Черкес республикасы һәм Ставрополь өлкәсе мөфтие урынбасары Исамил Бастановны искә алырга чакырды.

Корылтайда Русиядә тотрыклылык һәм тынычлык хакына диннәр һәм халыклар арасында диалог алып бару, хакимият оешмалары белән хезмәттәшлекне арттыру, мөселман мәгарифенең сыйфатын арттыру турында мөрәҗәгать кабул ителде.
XS
SM
MD
LG