Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция мәхкәмәсендә яңа җитәкче


Башкортстан Конституция мәхкәмәсе рәисе итеп Люция Гомәрова расланды. 24 сентябрь көнне Башкортстан Дәүләт Җыелышында булды бу гамәл.

Атнакич көнне Уфада Башкортстанның 4нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 17нче утырышы булып үтте. Аның көн тәртибенә 50дән артык мәсьәлә кертелгән иде. Күбесе яңа кануннар өлгеләрен тикшерү һәм элеккеләренә төзәтмәләр кертүгә бәйле булды. 9 канун соңгы укуда тикшерелеп кабул ителде. Алар арасында коррупциягә каршы көрәш һәм наркомания таралуын кисәтүгә кагылышлылары да бар.

Алдан ук көтелгәнчә, депутатлар Башкортстан Конституция мәхкәмәсе рәисен дә сайлады. Бу вазыйфага Башкортстан президенты 50 яшьлек Люция Гомәрованы тәкъдим иткән иде. Депутатлар бертавыштан Мортаза Рәхимовның теләген хуплады һәм Люция Гомәрованы Конституция мәхкәмәсе рәисе итеп раслады.

Люция Гомәрова элекке рәис Илдус Әдеһәмов бу эштән киткәч, соңгы бер айда болай да Конституция мәхкәмәсе рәисе вазыйфаларын башкарып торган иде. Хәзер тулы хокуклы рәис булды ул.
Элекке рәис Илдус Әдеһәмов бу вазыйфадан үз гаризасы белән китте дип әйтелсә дә, бу хакта башка хәбәрләр дә бар. Илдус Әдеһәмовка Мәскәү тарафлары күптән теш кайрый иде, шуңа күрә аны китәргә мәҗбүр иткәнәр дип тә әйтелә.
XS
SM
MD
LG