Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа галимнәре янә мәхкәмәгә тартыла


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Уфада август ае башында кулга алынган һәм тиздән иреккә чыгарылган галимнәр һәм журналистлар өстеннән чираттагы мәхкәмә утырышлары үтә.

Әлеге шәхесләр “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнә. Башкортстан Югары мәхкәмәсе үзенең сентябрь башындагы утырышында танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков белән журналист Сергей Орловны өй тоткыныннан чыгару турында карар иткән иде. Ләкин хәзер аларны Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе тагын 25 сентябрь көнне үзенә чакырта дигән хәбәрләр таралды. Шуны ачыклау өчен, “Азатлык” хәбәрчесе Илдар Габдрафыйковка мөрәҗәгать итте.

Илдар әфәнде сүзләренчә, Орджоникидзе районы мәхкәмәсендә иртәнге 10да Сергей Орловның эше, ә 11нче яртыда аның үзенеке карала. “Район мәхкәмәсе хөкемдары Шәйхелисламова безгә уңай мөнәсәбәтен белдерсә дә, аңа өстән басым булуын әйтте, - ди И. Габдрафыйков. – Мин 25 сентябрь утырышларында нинди карар чыгарыласын фараз да итә алмыйм. Әгәр республикада сәяси хәлләр һәм хакимиятләр үзгәрмәсә, прокуратура һәм аның тикшерү комитеты безне төрмәгә утыртырга тырышачак”.

Шулай итеп 25 сентябрь көнне Илдар Габдрафыйков белән Сергей Орловның язмышы чираттагы тапкыр хәл ителә. Шул ук вакытта әлеге төркемдә элегрәк кулга алынган Николай Швецов һәм Игорь Кучумовлар өстеннән мәхкәмә утырышлары үткән дә инде. Аларга Уфадан читкә китмәскә кушылган. Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, “Уфагуб” сәхифәсенә ярдәм күрсәтүдә шикләнелүче эшкуар Николай Швецов бүгенге көндә Уфадагы бер хастаханәдә дәвалану үтә.
XS
SM
MD
LG