Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 06:08

Мордовиядә фин-угыр халыклары корылтае башланды


Мордовия башкаласында Русиядәге фин-угыр халыкларының IV корылтае башланып китте.

Буген Саранскида Фин-угыр халыклары берләшмәсе Башкарма комитеты утырышы булды. Форумда катнашучылар кул эшләре, милли әйбеләр күргәзмәсендә дә булып кайтты.

Шулай ук корылтай кысаларында "Русиянең салават күпере" дигән спорт ярышлары һәм иҗади берләшмәләр фестивале үтәргә тиеш.

Корылтайда катнашучыларга Русия президентының Идел буендагы вәкиле Григорий Рапота мөрәҗәгать итте. Ул, Идел буе төбәгендә 2 миллионга якын фин-угыр яши, бу форум Русиядәге фин-угыр халыкларының милләтен саклый алуын күрсәтә, диде.

XS
SM
MD
LG