Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа үзәгендә тел низагы


Словакия тел кануна гамәлгә кергән яңа өстәмәләр илдә яшәгән күпчелектәге словаклар белән азчылыктагы маҗар халкы арасында зур каршылык тудырa.

Дунай елгасы белән Ваһ елгасы кисешкән Словакиянең Комарно шәһәрендә, зур Австро-Маҗар империясенең эзләрен әле дә күреп була. 40 мең кеше яшәгән калада, элита һәм буржуаз саналган халык катламы балаларын маҗар мәктәбенә җибәрә.

Словакия шәһәрендәге әлеге дәрәҗәле мәктәптә укытучылардан алып балаларга кадәр барысы да маҗар телендә сөйләшә - чөнки алар барысы да диярлек маҗар. Комаром (шәһәрнең маҗарча исеме) хәзер чикнең словак ягында булса да, тарихи яктан маҗар каласы. Гомумән алганда, әлеге шәһәрдә маҗар теленең тәэсире бик көчле, словак телен исә сирәк кенә ишетеп була.

Ләкин 1 сентябрьдән башлап мәктәп һәм дәүләт урыннарында, белдерү һәм чыгышларда словак теленә өстенлек бирелергә тиеш. Братиславадагы парламент шундый карар чыгарды. Канунга каршы килгәннәрне алга таба зур акча җәзасы көтә.

5 миллион 400 мең халкы булган Словакиядә ярты миллион маҗар халкы яши. Канунны "көчләп тагылган тел ассимиляциясе" буларак күргән маҗарлар, аның кеше хокукларына каршы килүен белдереп, хакимиятнең бу адымына каршы чыга.


Беренче дөнья сугышыннан соң, Австро-Маҗар дәүләте җимерелү белән чикләр дә үзгәрә. Нәтиҗәдә күпсанлы маҗар гаиләләре Словакия, Романия, Сербия һәм Хорватия җирләрендә кала. 18 миллион булган маҗар халкының саны 1920 елдагы Трианон килешүе нигезендә, Маҗарстанда нибары 7 миллионга кала.

Протестлар артты

Словакия парламентының тел канунын үзгәртүе еллар буена бер-берсенә ияләшкән һәм тыныч яшәгән ике милләт халкы арасында яңа киеренкелек чыгарды. Сәясәтчеләрдән алып гади халыкка кадәр ике арада сүз талашы артты. Соңгы арада моңа көч куллану очраклары да өстәлә башлады.

Словакиянең Маҗар партиясе һәм яңа тел канунына каршы чыккан маҗарлар белән бергә илдәге азчылык халыклар, "күпер хәрәкәте" дип аталган җыеннар оештырып, чик буендагы шәһәрләрдә үз шигарьләрен элә. Әйтик, "Милләтчеләк түгел, заманча җәмәгатьчелек кирәк" дигән шигарьләр таратыла.

Дипломатик низаг

Словакия маҗарларның яңадан көчләнүеннән курка. Моның өчен сәбәп тә бар. Хәзерге словак җирләре әле бер гасыр элек Югары Маҗарстан, Фельвидек дип аталган һәм бу җирләр белән озак еллар маҗарлар идарә иткән. "Маҗарлар көньяк Словакияне үз җирләре дип атауны дәвам итә", дип зарлана Словакия президенты Иван Гашпарович.

Маҗар президенты Ласло Шойом, Словакия кабул иткән яңа тел канунын Европа Берлеге кыйммәтләренә һәм азчылыклар хокукын яклаган халыкара канунга туры килмәвен әйтеп, бу адымны маҗар теленең дәрәҗәсен кухня теле дәрәҗәсенә төшерү буларак атады.

Тел канунына каршы адым буларак әлеге бәхәсле мәсьәләне хәзер Словакиядәге Маҗар коалиция партиясе башлыгы Пал Чаки, Маҗарстандагы милләтчел депутатлар белән бергә Европа парламентында да күтәрергә җыена. Ул бу канунны илдәге маҗар халкына каршы дискриминация дип атый.
XS
SM
MD
LG