Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:47

24 сентябрьдә Төркиядә башлангыч һәм урта мәктәпләр өчен уку елы башланды. Рамазан бәйрәме булганлыктан, быел мәктәпләр бераз соңрак калып ачылды.

Башлангыч, урта һәм махсус һөнәр мәктәпләрендә быел 14 миллион 265 мең бала укыячак. Бу укучыларга 600 мең тирәсе укытучы белем бирәчәк. Әле бу санга балалар бакчасына барган 800 мең бала белән аларны тәрбияләгәннәр керми. 2 миллион 300 мең университет студентның уку елы исә ике атнадан соң башланачак. Аларга исә 96 мең профессор, доцент һәм башка академиклар белем бирәчәк.

Димәк, 18 миллионнан артык бала, яшьүсмер, укытучы һәм аларның ата-аналары өчен уку-укыту чоры башлана.
Төркиядә 32 мең 660 сигез еллык башлангыч мәктәп белән 4 меңнән артык урта мәктәп бар. Башлангыч мәктәпкә исә 10 миллионнан артык укучы йөри.

«Балам ничек укыячак, мәктәбе җылыначакмы, укытучысы яхшымы, транспорт, аш-су, кием-салым, китап, дәфтәр һ.б. чыгымнарны ничек капларга?» Бүген бу сорауларга күпләр җавап эзли. Чөнки экономик кризис шартларында алар табигый сораулар. Мисал өчен, укучыларның зур өлеше яшәгән Истанбулда транспорт бәяләре өч километрга хәтле 135 лира, ягъни 100 доллар булачак. Төркиядәге быелгы уку елы байтак проблемалар белән башлана.

«Радикал» газеты “150 мең укытучы җитми” дип яза. Шул сәбәпле дә сыйныфлар ифрат дәрәҗәдә тыгыз. Алмания белән Грециядә сыйныфларда 24 кеше булса, Төркиядә 60 бала бер сыйныфта укый. Кайбер сыйныфларда укучылар саны хәтта йөзгә дә җитә.

«Миллият» газетасындагы “Мәгарифтә үткән көннәрне эзләячәкбезме?” исемле мәкаләдә мәгариф эшләре белгече Аббас Гүчлү тарафыннан Төркия мәгарифенең аяныч хәленә кыскача анализ ясала. Аның фикеренчә, укытучылык системасы бу хәтле дегенерациягә очрамаган иде. «Урта һәм югары мәктәпләргә керү өчен билгеләнгән имтиханнар һәм аның нәтиҗәсендә барлыкка килгән хосусый курслар, мәгарифнең һәм мәктәпнең алдына уздылар.

Мәгарифнең сыйфаты ифрат төште. Чит телдә укыту юк булу дәрәҗәсенә җитте. Һөнәрчелеккә укыту җимерелде. Укучылар бертуктаусыз үзгәртелгән системалар аркасында тәҗрибә объектына әверелделәр. Стипендияләр юл акчасына да җитмәде. Укучыларның яртысы тулай торак җитмәү сәбәпле, өйсез калды.

Илнең һәр почмагында бернинди дә инфраструктурасы булмаган университетлар ачылды. Әле дә укый-яза белмәгән миллионлаган кеше бар. Шул ук вакытта дипломлы эшсезләрнең саны йөз меңгә җитте», дигән фикерен белдергән Аббас Гүчлү «Миллият» газетында.

Төркиядә быелгы уку елы үткән елдагы проблемаларның зур өлеше чишелмичә башланды. Кыскасы, Төркиядә мәгариф системасында зур үзгәрешләр ясалуы шарт, ләкин хөкүмәт моңа акча сарыф итүдән тартына. Чөнки мәгариф өлкәсендә уңай тәрәккыят булдыру өчен берничә ун ел вакыт кирәк. Ә бернинди дә партия ул хәтле озак хакимияттә кала алмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG