Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисади мәсьәләләрне алга таба "Зур 20лек" тикшерәчәк


Иң алга киткән 20 ил җитәкчеләре Питсбургта үтә торган саммитта дөнья алдында торган икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә үсеп баручы илләрнең роле арта бара дигән фикергә килде.

Ак Йорт хәбәр иткәнчә, икътисади мәсьәләр алга таба шушы “ Зур 20лек” илләре форумында хәл ителергә тиеш.
Бу төркемгә зур тизлек белән үсеп баручы илләр керде. Алар арасында Кытай, Һиндстан, Бразилия һәм башкалар бар.

"Зур 8лек" төркеме күбесенчә сәяси мәсьәләрне хәл итә торган форумга әйләнергә мөмкин.

АКШ, Британия, Канада, Франция, Германия, Италия, Япония һәм соңгы елларда Русия җитәкчеләре дөньяның иң мөһим финанс-икътисадый проблемаларын хәл итү өчен соңгы 30 ел буена очрашулар үткәреп килде.
XS
SM
MD
LG