Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нургалиев коррупциягә каршы көрәш турында хисап тотты


Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, бер ай эчендә үткәрелгән тикшерүләрдән соң хокук саклау оешмаларында 4 меңнән артык кеше төрле дәрәҗәдәге җаваплылыкка тартылды, диде. Бу хакта министр Русиянең "Вести" каналына биргән әңгәмәдә белдерде.

Ростов өлкәсендә район эчке эшләр Идарәсе башлыгы һәм урынбасары эштән алынган, алар ришвәтчелектә тотылган.

Псков, Оренбур, Тула өлскәсендә, Хабаровски өлкәсендә җирле Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыклары вазыйфалардан бушатылган.

Шулай ук Эчке эшләр министрлыгының үзәк идарәсендә да кайбер хезмәткәрләргә каршы җинаять эшләре ачылган. Алар эшмәкәрләрдән акча таләп итүдә гаепләнә.

Телевидение хәбәрчесе сорауларына җавап биргәндә министр Рәшит Нургалиев, бу хакта сөйләү авыр, диде.

Эчке эшләр министры бер ай элек коррупциягә каршы тикшерү башлау турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG