Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен Русиядә рәсми тел итү: галимнәр ни әйтер?


Октябрьдә Казанда татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итүгә багышланган “түгәрәк өстәл” уздыру күздә тотыла. Яшьләр аксакаллардан киңәш сорамакчы.

“Независимая газета”да октябрьдә татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү акциясе тәмамланачак дигән хәбәр нәкъ шуның белән бәйле икән. Чараны оештыручыларның берсе Руслан Айсин әйтүенчә, бу акциянең тәмамлануы түгел, ә бары ярты елга нәтиҗә ясау.

Шул уңайдан белгечләрне, милли хәрәкәт вәкилләрен, аксакалларны чакырып фикер алышу күздә тотыла.

“Киләчәктә эшне дәвам иттерү турында сөйләшербез, киңәшләшербез”, ди Айсин.

Аның әйтүенчә, нигезле дәлилләр китерә торган, фәнни яктан җавап бирергә әзер булган галимнәр кирәк. Чөнки Мәскәүдә кайбер урыс белгечләре инде төрле фикерләр әйтә башлады.

“Без хәзер яңа дәрәҗәгә чыктык – чара турында күп сөйлиләр”, ди ул.

Айсин әйтүенчә, алар максатка ирешмичә бу эшне туктатмыячак. Моннан тыш ул бу чараны татарларны уятып җибәрү өчен бер хәрәкәт дип тә билгели.

“Күп кенә Русия төбәкләрендә татар җәмәгатьчелеге “шундый идея бар” дип дәртләнеп эшли башлады. Бу безне берләштерә торган чара. 35 мең имза җыелды. Җәй аенда бераз тынлык булды. Әмма алдагы айларда эш тагын җанланып китәр дип өметләнәм”, диде Айсин.
XS
SM
MD
LG