Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция яңа каршылык чарасы әзерли


Рамил Бигнов
Рамил Бигнов

Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы вәкилләре киңәшмә үткәрде. Анда урам җыенына әзерлек барышы тикшерелде.

Башкортстандагы егермегә якын иҗтимагый оешма һәм кайбер фиркаләрнең Башкортстан бүлекләре вәкилләре яңа каршылык чарасына әзерләнә. Ул 10 октябрьдә оештырыла. Бу хакта җомга көнне үткән утырышта әйтелде.

Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы рәисе Рамил Бигнов әйтүенчә, республика җитәкчеләре, һәр елдагыча, быел да Республика көнен бик купшы уздырырга уйлый. 11 октябрьдә билгеләнүче бәйрәмне үткәрү өчен бик күп акчалар бүленгән.

“Суверенлык, мөстәкыйльлек игълан ителгәннән соң билгеләнә башлаган бу бәйрәмнең соңгы елларда бер караганда кызыгы да, мәгънәсе дә калмады, әмма шуңа да карамастан, 11 октябрьдә зур әһәмият бирелә, күп акчалар түгелә. Кризис вакытында акчаны уңга-сулга исраф итмәгәндә дә хәерлерәк булыр иде”, ди Рамил Бигнов.

Киңәшмәдә катнашучыларның кайберләре Бигнов әфәнденең сүзләре белән килешмәде. Халык өчен бәйрәм кирәк инде ул диючеләр дә булды.

Республика хакимиятләре зур бәйрәмгә әзерлекне ныклы тикшерүдә тоткан бер вакытта оппозиция оешмалары да үз чарасын әзерли. 10 октябрь көнне алар - егермегә якын оешма әгъзалары, башта Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай бинасы янындагы мәйданда митинг оештырылачак. Аннан соң анда катнашучылар якында гына урнашкан Республика йорты янына барып пикетта да торырга исәпли.

Бу чарага юл куелуы икеле, әлбәттә. Чөнки Ак йортка гадәти көннәрне дә кешеләрне бик якын китермиләр, ә инде пикет буласын алдан ук белгәч, анда иминлек чараларын көчәйтү булачагын хәзердән үк чамалап була.

Уфада узачак каршылык чаралары хакында киңәшмәдә кайбер мәгълүматларны Берләшкән оппозиция шурасы рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин бирде. Аның сүзләренчә, каршылык чарасында төп ике таләп куелачак. Беренче таләп – 15 октябрьдән гамәлдән чыгарылачак транспорт ташламаларын ничек булган шулай калдыру. Икенче таләп – Башкортстанда коммуналь хезмәтләргә билгеләнгән югары бәяләрне киметү.

Башкортстан түрәләренә ризасызлык гамәлләре төрлечә чагылыш таба. Мисал өчен, Уфада яшәүче Евгений Кареев атлы кеше, президент Мортаза Рәхимов белән премьер Раил Сарбаевка гаепләүләрен җиткереп һәм аларны вазыйфаларыннан алуны таләп итеп, Уфаның Киров районы мәхкәмәсенә мөрәҗәгатьләр тапшырган.
XS
SM
MD
LG