Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:48

Парламент сайлавына Әфганстандагы хәлләр тәэсир итәргә мөмкин. Халыкның 70% гаскәрләрне чыгаруны таләп итә.

Якшәмбе көнне Германиядә парламент сайлавы үтәчәк. Фикер белешүләргә караганда, халык бу тавыш бирүдән зур үзгәрешләр көтми, Ангела Меркель хакимияттә калыр, дип фаразлана.

Белгечләр сайлауның ике төрле нәтиҗәсен фаразлый. Ангела Меркель яңадан канцлер булачак, чөнки ул җитәкләгән христиан-демократлар коалициясе сайлауда күпчелек тавыш җыя, дип фаразлана. Әмма аның берлеге хөкүмәт төзү өчен кирәк булган тавышларның 50%тан артыгын ала алмаячак, шуңа күрә Меркель коалицион хөкүмәт төзергә тиеш булачак.

Христиан-демократлар коалициясе белән көндәшлек иткән ике зур партия – социал-демократлар һәм либераллар.

Сайлауга әзерлек барганда бу айда Германия көчләренең Әфганстанда һөҗүм итүләре хәбәре җәмәгатьчелекне җанландырып җибәрде. Әфганстанның төньягында булган һава һөҗүмендә тыныч халык та һәлак булды.
Халыкның 70% Әфганстаннан гаскәрләрнең чыгарылуын тели


Әмма бу хәл булганчы ук та халык арасында Германиянең Әфганстанда үз гаскәрләрен инде 7 елга якын тотуына ризасызлык көчәя иде. Сәясәтчеләр сайлауалды бәхәсләрендә Әфганстан турында сөйләмәде.

Әфганстанда хәрби көчләрне калдыру өчен ел саен парламент утырышында тавыш бирелә. Быел хаттә ул тавыш бирү дә кичектерелде, ди Берлинда халыкара иминлек эшләре институтының Әфганстан белгече Томас Руттиг.

“Германиянең Әфганстанда үз көчләрен калдыруын ел саен парламент тавыш биреп хәл итә. Быел сәясәтчеләр сайлау алдыннан үзләрен кыен хәлгә куймас өчен тавыш бирүне декабрьгә кичектерде. Гадәттә тавыш бирү октябрьдә була. Әфганстанда гаскәр тотуга яклау кими бара. Бүгенге көндә халыкның 70% Әфганстаннан гаскәрләрнең чыгарылуын тели,” ди Руттиг.

Ангела Меркель һәм Франк-Валтер Штайнмаер сайлауалды бәхәсе алдыннан
Әфганстанда 2002 елдан бирле 35 алман хәрбие һәлак булды. Башта миссиянең максаты Әфганстанны төзекләндерү, диелгән иде. Әмма соңгы елларда Германия гаскәрләре хәрби чараларда күбрәк катнаша башлады.

Әл-Каида бу атнада Германиягә Әфганстаннан гаскәр чыгаруын таләп итеп өч кисәтү ясады. Германиянең һава аланнары һәм халык күп җыелган урыннарында иминлек ныгытылды.

Ангела Меркельнең төп көндәше социал-демократлар башлыгы тышкы эшләр министры Франк-Валтер Штайнмаер якшәмбе сайлавында яхшы гына нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. “Әфганстанга 10 адым” исемле мәкаләсенә ул илне төзекләндерү, җирле полицияне өйрәтү һәм шулай итеп Германия гаскәрләренең өйләренә кайтуларын тизләтү тәкъдимнәрен туплаган.

Сайлауалды бәхәсендә Меркель һәм Штайнмаер гаскәр чыгару темасына тиз генә кагылып аның вакытын 2013 яки 2014 дип фаразлады. Әмма Меркель шунда ук, мондый карарны әфган хөкүмәте белән киңәшләшеп кенә кабул итеп була дип, теманы тиз генә япты.

Ул арада Әфганстандагы гаскәрләр Германия халкын иң күп борчыган мәсьәләләрнең берсе булып кала.

XS
SM
MD
LG