Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан нефтехимия проектларын үстерә


Бүген Түбән Камада республиканың төп нефть ширкәте "Татнефть" оешмасының директорлар шурасының күчмә утырышы булды.

Чарада катнашучылар "ТАНЕКО" ширкәтен, йөк машиналары һәм автобуслар, җиңел машиналар өчен көпчәк җитештерү корылмаларында булды. "Татнефть"нең акчалары шушы җитештерүгә тотыла, дип хәбәр итте Татарстан хөкүмәте рәисе Рөстәм Миңнеханов.

"ТАНЕКО" акционерлык җәмгыяте алып бара торган нефть эшкәртү һәм нефтехимия корылмалары төзелеше зур тизлек белән алып барыла, анда 6,5 мең ярым кеше эшли, дип хәбәр ителә.

Элеге проект кысаларына 2010 елда нефть эшкәртү корылмасының беренче өлеше төзелеп бетәргә тиеш. Бу корылмада Татарстан нефтен эшкәртергә, югары сыйфатлы мотор майларын җитештерергә уйлыйлар.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG