Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Британия һәм Франция Иранны хөкем итте


АКШ президенты Барак Обама Иранны халыкара кагыйдаләрне бозып, яшерен рәвештә уран баетучы икенче корылманы төзүдә гаепләде.

Обама, Британия премьер министры Гордон Браун һәм Франция президенты Николя Саркози "20лек" төркеме саммиты кысаларында белдерүләр белән чыкты. Алар Иранны дөнья җәмәгатьчелеген ышандырыр өчен яңа адымнар ясарга чакырды. Бу эшләнмәсә Тәһрәнга яңа чикләүләр кертелергә мөмкин, дип әйтелде.

Элегрәк Иран БМО күзәтүчеләренә уранны баетучы икенче корылманы төзү турында хәбәр итте. Моңа кадәр илнең бер генә шундый корылма булуы турында билгеле иде.

Көнбатыш илләре Иранның уранны баетуы дөньяга куркыныч тудыра дип саный.
XS
SM
MD
LG