Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:29

Гаепкә тартылачак кандидатларның исемлеге әзер. Өлкә үзәге тикшерү идарәсендә узган елны Беляевка мәктәбендә булган мәхшәргә багышланган матбугат очрашуы булды.

Бу көнгә кадәр мәктәпнең җимерелеп төшеп, диварлар астында калып, һәлак булган 5 баланың үлемендә тик мәктәп директоры гына гаепләнгән иде. Инде хәзер бу исемлеккә Беляевка районының мәгариф бүлеге җитәкчесе дә өстәлде.

Һәлак булган 5 кызның берсе – Гөлназ Шагвәлиева. Кызның әнисе Эльмира ханым: “Аңа 16 яшь кенә иде. Үләргә түге , ә яшәргә тиеш иде ул”, дип өзгәләнде.

Узган шимбә көнне Эльмира Шагвәлиевага җинаять эшен күрсәттеләр. Тикшерү Гөлназның үлемендә мәктәп директоры Лариса Цеповязны һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Нина Ихневаны гаепли. Кызын югалткан Эльмира Шагвәлиева: “Нигә хакимияттә бернинди дә җаваплылык юк? Барлык кануннарны да урап үттеләр”, диде.

Мәхшәрдән соң үк мәктәп директоры һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе эшләреннән алынган була. Инде шушы көннәрдә җинаять кодексының 293-нче мәддәсе буенча алар икесе дә ваемсызлыкта гына гаепләнә.

Мәхшәр булганга 1 октябрь көнне бер ел тула. Бу көнне мәктәп каршында митинг үтәчәк һәм җимерелгән мәктәп урынында 6 каен утыртылачак.

XS
SM
MD
LG