Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда ана теле укытучысы 100 мең сум грант алды


Ижау шәһәренең 10-нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Фәридә Кашапова Русия президенты игълан иткән проектта катнашып, 100 мең сумлык грантка ия булды.

Удмуртиядә татар сыйныфларында эшләүче укытучылар сафы бик күп булмаса да, алар барысы да хөрмәткә лаек. Ижау шәһәренең ике татар теле укытучысы Русия президенты игълан иткән проектта катнашып, 100 мең сумлык грантка ия булдылар. Үткән елда әлеге бүләккә 55-нче санлы мәктәп укытучысы Рәмзилә Ганиева лаек дип табылса, быел иң яхшы мөгаллимәләр сафында 10-нчы мәктәпнең ана теле укытучысы Фәридә Кашапова.

Русиянең мәгариф отличнигы Фәридә Кашапованың гомере балалар белән бәйле. Ижау шәһәренең 10-нчы санлы мәктәбендә милли сыйныфлар туплана башлагач та, Фәридә ханым бирегә килеп эшкә урнаша. Фәридә ханымның беренче чыгарылыш сыйныфларыннан берничә укучы бүген үзләре укытучыларының эшен дәвам итә.

Фәридә апаларын бик еш искә алып, аңа еш кына кунакка да киләләр икән. Ә бүген татар теле сыйныфында укучы балалар укытучылары хакында шулай ук яхшы фикердә. Аларның күбесенең апалары яисә абыйлары Фәридә Кашапова сыйныфларында белем алган, шуңа ата-аналар озак сайланмыйча, икенче балаларын да бу укытучыга китергән.

Фәридә Кашапова ана телен үзе бик ярата, матур, аһәңле итеп сөйләшә, үз балаларында да бу сыйфатларны тәрбияләргә омтыла. Укучылары да сынатмый, төрле бәйге, олимпиадаларда еш кына җиңүчеләр сафында атала.

Укытучы дәресләрне кызыклы итеп алу бару өчен укыту әсбаплары белән генә чикләнми. Ул үзе дә күп программалар төзегән. Балаларны телгә кызыксындыру максатыннан мәктәп һәм шәһәр күләмендә оештырылган һәр чарага үзенчәлекле сценарийлар яза ул. Укучылар яшьтәшләрен мавыктырырлык итеп чыгышлар ясыйлар. Нәкъ шушы һәм башка тормышка ашырган гамәлләре өчен Фәридә Кашапова агымдагы елның иң яхшы укытучылары исемлегендә аталды да.

"Әлеге конкурска әзерләнгәндә соңгы елларда башкарган эшләремне кабат күзәтеп чыктым. Һәр көн эшкә килеп, дәрескә керәсең, ниндидер чараларда катнашасың, вакыт та җитми кебек. Әмма бик күп эш башкаруыбызга гаҗәпләндем дә", дидеФәридә Кашапова. Аеруча күп милли оешмалар белән эшлибез икән, шуңа да яхшы нәтиҗәләр бар, дип басым ясады укытучы.

Фәридә Кашапова фикеренчә, мәктәптә укыту һәм тәрбияләү җиңел түгел. Балаларга күңел җылысын биреп, янып эшләмәсәң, яхшы нәтиҗәләргә ирешү һич тә мөмкин түгел. "Укытучы хезмәте канунда каралган 8 сәгать эш сменасына гына сыймый. Еш кына ял көннәрендә дә укучылары белән бергә булырга туры килә. Дәрестән соң чаралар оештыруны, укытучы эшенең башка күп мәшәкатьләрен аңа гаиләсе дә җиңеләйтә", диде ул.
XS
SM
MD
LG