Accessibility links

Кайнар хәбәр

G-20 дөнья икътисадын үз кулына ала


Питсбургта икътисадлары алга киткән һәм тәрәккый иткән 20 илнең җыены үтте. Киләчәктә G-20 дөнья икътисадын күзәтеп баручы төп оешмага әйләнер дип көтелә.

G-20 илләре җитәкчеләре соңгы тапкыр шушы елның апрелендә Лондонда очрашты. Ул чакта дөнья икътисады тирән кризиста иде. Хөкүмәтләр финанс системына зур күләмдә ярдәм бүләргә килеште. Бу ярдәм тагы да тирәнрәк кризистан саклап калды дип санала.

Хәзер дөнья икътисады акрынлап тернәкләнеп килә. Шуңа күрә Питсбург очрашуы тынычрак шартларда үтә. G-20 җитәкчеләре әлеге үсешне саклап калу һәм ясалган хаталарны кабатламас өчен яңа кагыйдәләр булдыру мәсьәләсен тикшерә.

Җыен хуҗасы американ президенты Барак Обама Питсбург саммитына “баланслы тотрыклы икътисади үсеш” шигарен тәкъдим итте. Дөнья икътисадындагы тигезсезлекләр, баланс җитмәү узган ел купкан финанс кризисының төп сәбәпләренең берсе санала.

Кушма Штатлар финанс министры Тимоти Гайтнер киләчәктә мондый кризисларны булдырмас өчен дөнья финанс системында көчлерәк стандартлар булдырырга чакырды:

“Бу саммитка төп максатыбыз – финанс системында көчлерәк стандартлар булдыру мәсьәләсендә килешү. Мондый куәтле кризистан соң без аңа китергән сәбәпләрне үзгәрешсез калдыра алмыйбыз.”

Каршылыклар да бар

Уртак фикергә килү җиңел эш түгел. Кайбер мәсьәләдә фикер каршылыгы ачыкланды.

Мисал өчен, Германия канцлеры Ангела Меркель банк хезмәткәрләре премияләрен чикләү мәсьәләсен көнүзәк итәргә чакырды. Кризис вакытында кайбер банк җитәкчеләренең чамасыз зур премияләр алып ятуы берничә илдә зур шау-шу тудырган иде.

Британ премьеры Гордон Браун һәм Барак Обама бу мәсьәләне стандартлар белән турыдан-туры бәйләмәскә тәкъдим итте.

Ахыр чиктә бонус һәм премияләргә чикләү стандартларын һәр ил үзе булдырырга тиеш дигән фикергә киленде. G-20 финанс тотрыклылык шурасы бу эшне күзәтеп барачак.

Һәр икътисади саммитка хас булганча, Питсбургта да урам җыеннары үтте. Шәһәрнең берничә урынында глобализмга протест белдерүчеләр тыелган урыннарга үтеп керергә тырышты. Полиция аларны куып тарату өчен күзне яшьләндерүче газ кулланды.

Киләчәктә G-20 дөнья икътисадын күзәтеп баручы төп оешма булыр дип көтелә. Өч дистә ел буена бу вазыйфаны G-8 төркеме башкарып килде. Хәзер икътисад җыеннарына Азия һәм Латин Американың тәрәккый итүче илләрен дә җәлеп итү күздә тотыла. G-8 исә иминлек мәсьәләләренә багышланган очрашуларын дәвам итәчәк.

Зур егермелек

G-20 – икътисадлары алга киткән һәм тәррәккый иткән илләр төркеме, 1999 елда оешкан, дөньяның 20 иң эре икътисадын берләштерә - Австралия, Аргентина, АКШ, Бразилия, Британия, Германия, Индонезия, Италия, Канада, Кытай, Көньяк Африка, Көньяк Корея, Мексика, Русия, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Франция, Һиндстан, Япония һәм Европа берлеге.
XS
SM
MD
LG