Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рим папасы Чехиягә килде


Чехиягә өч көнлек сәфәргә католик чиркәве башлыгы Бенедикт XVI килде. Рим папасы Прагадан тыш Чехиянең Брно һәм Стара Болеслав калаларында булып католиклар алдында вәгазь укыячак. Рим папасы бүген Чехия президенты Вацлав Клаус белән очрашты.

Соңгы тапкыр католиклар башлыгы – Иоанн Павел II Чехияәгә 12 ел элек килгән иде.

Бу юлы Рим папасының сәфәре Көнчыгыш Европа илләрендә коммунизм бетүенең 20 еллыгына туры килде. Бенедикт XVI үз вәгазьләрендә дин иреге турында да сөйләр, дип фаразлана.

Чехия Европаның Эстониядән соң дингә иң аз ышанган икенче иле. Халыкның 19% гына үзләрен дингә ышанучылар, дип саный. Чехиянең Европаның башка илләреннән аермалы буларак Ватикан белән килешүе юк.
XS
SM
MD
LG