Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге G-20 нәтиҗәләрен хуплады


Европа Берлеге җитәкчлеге Питсбургта үткән “зур 20лек” төркеме саммиты нәтиҗәләрен хуплады һәм бу җыенны дөнья финанс базарындагы хәлләрне җайга салу өчен алга таба адым, дип бәяләде.

Берлектә рәислек иткән Швециянең премьер-министры Фредрик Рейнфельдт һәм финанс министры Андерс Борг сүзләренә караганда, саммитта ирешелгән килешүләр тотрыклы финанс системын булдыруга нигез сала ала.

Питсбургта кабул ителгән төрле карарлар арасында банклар һәм аларны идарә итүне күзәтүне арттыру турындагысы да бар.
XS
SM
MD
LG