Accessibility links

“Яблоко”: Русиядә демократия чын түгел


Шимбә көнне "Яблоко" фиркасенең сәяси шура утырышында кабул ителгән белдерүдә Русиядә "ясалма демократия кору күзәтелә", диелгән.

Утырышта катнашучылар Русиядә бер төркем кешеләр авторитар хакимиятне үз кулларында саклап калырга тели, сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар хокуклары чикләнгән һәм цензура кертелгән, диде.

Белдерүдә “Яблоко”ның Русиянең хәзерге хакимиятенә каршы оппозициядә торуы кабатлана. Фирканең сәяси шурасы илдәге сәясәтен һәм җитәкчелеген төптән үзгәртергә чакыра.
XS
SM
MD
LG