Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: август Әфганстан өчен иң дәһшәтле ай булды


БМОның яңа хисабына караганда, августта Әфганстанда тыныч халык арасында үлүчеләр саны башка айлар белән чагыштырганда иң югары булган.

“Гыйнвардан августка кадәр 1500ләп кеше һәлак булган. Иң күп кеше августта үлгән”, диелгән хисапта.

БМО мәгълүматларына караганда 2008 елда Әфганстанда 2100 кеше һәлак булган.

НАТО көчләре өчен дә август иң дәһшәтле айларның берсе булды. Әфганстанда 77 чит ил хәрбие һәлак булды.
XS
SM
MD
LG