Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:56

Татарстан кризисның “төбенә төшмәгән” әле


Татарстан икьтисад министрлыгы коллегиясенең бүгенге утырышында 2010 елга күңелсез фаразлар әйтелде.

Министр урынбасары Рашат Фаттахов сүзләренә караганда, республиканың сәнәгать оешмаларында җитештерү иң яхшы фаразларга караганда да быелгы күләмдә калачак.

“Путин һәм Шуваловның “кризисның төбенә төштек” дигән сүзләренә карамастан, руспублика күләмендә мин моны әйтә алмас идем. Күпмедер дәрәҗәдә тотрыклылык КАМАЗда һәм нефть табуда бар. Нефтехимия һәм энергетика тармакларының хәле бик авыр. Бурычлар артты, долларның кыйммәте кимүе белән читкә саткан товарларның бәясе төште. Нижнекамскидагы нефтехимия ширкәтләре җитештерелгән чималның күбесен читкә сата иде. Киләсе елда быел ирешелгән җитештерү күләмен киметмәү турында өмет итәргә кала”, диде министр урынбасары.

XS
SM
MD
LG