Accessibility links

Кайнар хәбәр

Абхазия Сухумны яулап алуны билгели


Абхазиядә грузин-абхаз сугышында Сухумны яулап алуның 16 еллыгы билгеләнде.

Конституция мәйданында тантаналы рәвештә Абхазия байрагы күтәрелде. Бәйрәм кысаларында көймәләр ярышы һәм шахмат бәйгесе оештырылды.

Советлар Берлеге таркалу белән Абхазия Грузиядән чыгуын игълан итте. Республикага грузин гаскәрләре кертелде, сугыш башланды.

1993 елның 27 сентябрендә 11 көн барган бәрелешләрдән соң абхаз көчләре Сухумны кире үз контроленә алды.

Әлеге сугыш нәтиҗәсендә 5 меңләп кеше зыян күрде. Күпчелек грузин халкы Абхазиядән китте.
XS
SM
MD
LG