Accessibility links

Кайнар хәбәр

Режиссер Роман Полански кулга алынды


Швейцариядә танылган кинорежиссер Роман Полански кулга алынды. Аңа каршы АКШта 31 ел элек балигъ булмаган бер кыз белән җенси мөнәсәбәттә булу гаепләве белдерелгән булган.

76 яшьлек режиссер күптән түгел бу гаепләүне белдергән хөкемдарның хаталарына нигезләнеп, эшне яңадан карауны сорап мәхкәмәгә биргән булган. Хөкемдар үзе инде вафат.

Полански Швейцариягә Цюрихта барган кино фестивалендә катнашыр өчен килгән. “Розмари баласы”, “Кытай мәхәлләсе”, “Пианист” кебек фильмнар авторы Полански соңгы 30 ел Франциядә яши.
XS
SM
MD
LG