Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә христиан-демократлар җиңде


Германиядә парламент сайлавы узды. Илдә 62.2 миллион кеше тавыш бирү хокукы ия. Ангела Меркел коалиция төзү турында сөйләшүләр башларга тели.

Хәзерге канцлер Ангела Меркелнең урта-уң христиан демократлар коалициясе тавышларның күпчелеген алып Меркель канцлер урынында калыр, дип фаразлана.

Хакимияттәге партия өчен алда торган иң зур проблема – Германиянең Әфганстандагы гаскәрләре. Бүгенге көндә Әфганстанда 4200ләп алман хәрбие бар. Германия җәмәгатьчелеге арасында аларны кире өйләренә кайтару өчен басым арта.

Сайлау урыннары Казан вакыты белән кичке 8дә ябылды. Әмма Германиядә тавышларны санау системы катлаулы булганга сайлау нәтиҗәләре тиз генә билгеле булмаячак.

Сайлаучылар бер үк сайлау кәгазендә үз бүлгәләреннән парламентның түбән пулатына намзәт өчен тавыш бирә һәм 29 партиянең берсен сайлый. Соңыннан тавыш бирүгә карап партияләр арасында парламентта урыннар бүленә.

Террор куркынычы сәбәпле Мюнхен каласы өстеннән очышлар тыелды. Бу көннәрдә Бавария җире башкаласында Oktoberfest – сыра бәйрәме бара. Ел саен бу чарага бөтен дөньядан 6 миллионлап кеше җыела.

Соңгы ике атнада Әл-Каида һәм Талибан Германиягә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруны таләп итеп кисәтүләр ясады
XS
SM
MD
LG