Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран ракета сынавы уздырды


Иранның дәүләт радиосы хәбәр итүенчә, илдә кыска арага оча торган ике ракета атылган һәм ракета аткычын сынау булган.

Озын арага оча торган Шаһаб-3 ракетасын сынау дүшәмбегә билгеләнгән. Әлеге ракета атылган очракта Израил һәм АКШның Фарсы култыгындагы хәрби базаларына җитә ала. Ракета 2 мең чакрымга кадәр араны үтә.

Израил тышкы эшләр министры урынбасары Даниэл Аялон, Иранның ракета сынавы һәм хәрби күнегүләр уздыруын "бөтен халыкара җәмәгатьчелеккә каршы адым" дип бәяләде.

Шимбә көнне Иран рәсмиләре алдагы берничә көндә илдә хәрби күнегүләр үтәчәген белдергән иде.

Сентябрьнең 21дә Иран халыкара атом идарәсенә җибәргән хатында уран баету өчен икенче корылма төзүен белдерде.

Сентябрьнең 25дә Нью-Йоркта БМОның гөмүм мәҗлесе утырышында ясаган чыгышында Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад бу корылманың Ком каласы янында БМО кагыйдәләре кысаларында төзелүен сөйләде.

АКШ, Британия, Франция җитәкчеләре Иранның яңа корылма төзүен тәнкыйтьләп чыкты һәм Иранга каршы яңа кырысрак чикләүләр тәкъдим итте.

БМО Иминлек Шурасының даими 5 әгъзасе һәм Германия вәкилләренең Иранның атом программасына багышланган очрашуы 1 октябрьгә билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG