Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:17

Өлкәннәрнең тормышын, яшәү шартларын яхшы якка үзгәртү буенча республикада тагын бик куп чаралар башкарыла. Ялгыз һәм караучысыз калган әби-бабайлар, гарипләр өчен интернатлар ачылды.

Бүген Удмуртиядә 396 мең пенсионер исәпләнә. Алар арасында 4 мең сугыш ветераннары һәм инвалидлар, 46 мең тыл ветераннары, 100 меңнән артык хезмәт ветераннары.

Республикада ветераннар һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү шартларын кайгыртучы ведомстволарның берсе – социаль яклау министрлыгы. Ул Русия һәм республика күләмендә кабул ителгән законнар нигезендә өлкәннәргә ярдәм итүне оештыра. Удмуртия республикасының социаль яклау министрлыгының ветераннар һәм өлкәннәр белән эшләү бүлеген Галина Герасимова җитәкли.

“2009 елда өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү өчен 3 миллиард 480 миллион сум күләмендә акча каралган. Аның 62 проценты республика бюджетыннан, 38 проценты федераль үзәктән биреләчәк.

Хезмәт ветераннары һәм сугыш елларында тылда эшләүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен бер миллиард 210 миллион сум акча планлаштырылган. Бу хезмәт ветераннарына ай саен 291 сум, ә тыл ветераннары һәм сәяси репрессия корбаннарына 443 сум өстәмә түләү ясарга мөмкинлек бирде.

Ветераннарга коммуналь-торак хезмәте өчен дә льготалар каралган. Бу сумма 2005 ел белән чагыштырганда ике тапкыр артты. Хәзер ул 675,4 миллион сум тәшкил итә. Бу сумма безнең ветераннарга фатирларында коммуналь-торак хезмәте өчен 50 процент ташлама белән түләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук өлкәннәрнең яшәү шартларын яхшы якка үзгәртү буенча башка бик күп чаралар да каралган”, диде республиканың социаль саклау министрлыгыннан Галина Герасимова.

Өлкәннәрнең тормышын, яшәү шартларын яхшы якка үзгәртү буенча республикада тагын бик куп чаралар башкарыла. Ялгыз һәм караучысыз калган әби-бабайлар, гарипләр өчен интернатлар ачылды. Бүгенге көнгә Удмуртиядә 62 социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре эшли. Шуларның берсендә Ижау шәһәренең Первомай районында урнашкан шушындый социаль үзәктә без булып та кайттык. Бу үзәк ун ел элек оештырылган.

Биредә ялгыз карт-карчыкларга ярдәм итү буенча алты бүлек эшли. Өлкәннәргә һәръяклап ярдәм итәргә тырышабыз, дип санап үтте әлеге үзәкнең җитәкчесе Анҗелика Ившина.


"Әби-бабайларның кәефен күтәрү, физик сәламәтлеген ныгыту буенча да чаралар каралган. Буш вакытларында төшенкелеккә бирелмәсен өчен дә төрле очрашулар планга кертелә, белгечләр консультацияләр алып бара. Һәр килүче үзенең теләге һәм сәләтенә карап биредәге түгәрәкләргә йөри. Түгәрәкләрдә алар үзләренең осталыгын да күрсәтә ала, яңа шөгыльләр дә үзләштерә", дип дәвам итте җитәкче.

Кемдер җырга-моңга һәвәс, кемгәдер кул эшләре белән шөгыльләнү күңеленә хуш килә, кемдер бакчасында төрле-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Ә көз айларында уңыш бәйрәме уздыру, яшелчәләрдән күргәзмә оештыру үзәктә гадәткә кергән. Ә үзәктә оешкан күмәк җыр коллективы шәһәр күләмендә бәйгеләрдә катнашып, җиңү дә яулаган.

“Кул осталары юк кына әйберләрдән дә шундый гаҗәеп матур уенчыклар эшләп куя”, дип дәвам итте Первомай районының икенче бүлек җитәкчесе Раушания Атаманова. Раушания өлкәннәргә ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә эшли. Бу бүлеккә мөрәҗәгать итүче өлкәннәр өйләрендә күп эшләрен үзләре башкара. Ниндидер ярдәм сорап кына шалтырата икән.

Әмма ашыгыч ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр саны да байтак икән. Кемнеңдер сәламәтлеге кинәт начарая, кемгәдер үзе башкара алмаган өй эшләрендә ярдәм кирәк, бу очракта безнең бүлек хезмәткәрләре ярдәм итә”, дип сөйләде Раушания Атаманова. Дөрес, бу хезмәт түләүле, әмма бәяләр кыйммәт түгел. Мисал өчен, бер тәрәзә юарга егерме сум.

Бу районда яшәүче кайсыбер ветераннар янына социаль үзәк хезмәткәрләре көн аралаш йөри. Любовь Лапшина - үзәкнең өлкәннәргә өйдә хезмәт күрсәтү бүлеген җитәкли. Бүген бу бүлек 120-дән артык кешене тәрбияли. Җитәкче атна саен хезмәткәрләренең карамагында булган ялгыз карт-карчыкларның хәлен үзе дә тикшереп йөри. Безне ул шушындый бер фатирга алып керде.

Сугыш втераны Рәшидә Нәбиуллинага 85 яшь. Бүген ул берүзе яши. Күптән түгел инфаркт кичергән. Өйдәге эшләрне үзе генә җиңеп чыга алмый. “Ашамлыклар алып киләләр, шифаханәдән врач чакыралар, дарулар сатып алалар. Хезмәткәрләрнең ярдәменнән канәгать”, диде Рәшидә апа Нәбиуллина.

Рәшидә Нәбиулла кызына сугыш башланганда 17 яшь кенә була. Ике ел машина төзү заводында эшли, аннан соң сугышка алалар. Орел шәһәрендә беренче тапкыр бәрелешләрдә катнаша. Сугыштан соң да әле бер ел армиядә хезмәт итә. 1946 елда Ижауга кайта. Тормышка чыга. Кызлары туа. Әмма бәхет озакка сузылмый. 38 яшендә ике баласын калдырып, кызы дөнья куя. Ике оныгын Рәшидә апа тәрбияли. Аларга югары белем биреп, олы тормыш юлына бастыра. Бүген Рәшидә апа оныкларының сабыйлары белән дә горурлана.

XS
SM
MD
LG