Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран еракара ракеталар сынады


Иран Сәҗил исемле еракара ракера сынавы үткәрде.

Каты ягулык белән эшләүче 2 баскычлы яңа ракета сынавы үтүе хәбәр ителсә дә, аның уңышлы булу-булмавы әйтелми.

Иран шулай ук 2 мең чакрымга оча торган еракара Шаһаб-3 ракетасын да сынады.

Аңа кадәр хәрбиләр атна ахырында 300-700 чакрымга очучы уртаара Шаһаб-1 һәм Шаһаб-2 ракеталарын уңышлы сынау турында белдергән иде.

Кыскаара ракеталар сынау тунында да хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG