Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:21

«Һолливуд ял итә»


Урыс матбугаты Татарстанда банкир, кассир, эшмәкәр һәм фермерлар арасында миллионнар урлануы яки югалуы турында яза.

«Шыпырт кына талау»

Шул исемдәге урысча мәкалә «Вечерняя Казань»да чыккан. "Ак Барс" банкында 56 миллион ничек юкка чыккан?» дип сорый ул. Банкта эшләүче 38 яшьлек Марат Сафиуллин клиентларның шул кадәр акчасы белән «фокуслар» ясаган. Бүген инде өч елда югалган акчаларны банк клиентларына кире кайтарган. Ә банкир үзе мәхкәмә аша гаепле дип табылса, аны ун елга төрмәгә атарга мөмкиннәр икән.

«Кыюларча талау»

23 сентябрь көнне узган талауны 116.ru әнә шулай атаган. Кичке бишләр тирәсендә Ленинград һәм Побежимов урамнары кисешкән җирдә төзүчеләргә акча китерүче кассирга пистолет күрсәтеп ике угры 2 миллион 117 мең сумны талап качканнар. Бандитлар битләрен каплаган булган. Аларның кара машинасы артыннан эшчеләр чабып та караган, тик куып җитә алмаганнар.

Хакерларча талау

«Ак Барс» көрәш сарае хисабыннан җәй көне 7 миллион «очкан» иде. Универсиада корылмасы хисабыннан акчаны хакерлар ураган. Урлатучылар исә мәскәүле чыганаклар каршында тизрәк акланырга ашыккан: «Федераль акчалар түгел алар, җирле акчалар», дип. Универсиада корыр өчен әле тагын 11,646 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Өчтән бере турыдан-туры Казан белән Татарстан казнасыннан. Калганнары, Казаннан китеп Мәскәү аша кире кайтарыла торган салымнар. Караклар өчен шактый акча кала әле.

Беренче һәм соңгы талау түгел

Матбугат соңгы арадагы башка эре акча урлау очракларын да искә ала. Казандагы Райффайзенбанк бүлекчәсендә эшләүче кассир Роза Әгъләмҗанова, 11 миллион 415 сум белән бераз август аенда югалды. Түбән Камадагы банкта эшләгән хезмәткәр дә бер миллион сумны үзләштерүдә гаепләнә.

Тавыклы талау

Авыл хуҗалыгы темасын язучы журналистлар исә Казандагы «Бройлер-Групп» ширкәте директоры Денис Поливцевның караклыгын исбат итә. «Казан кош фабрикасы директоры Пермь банкларыннан 100 миллион сумга якын акча урлаган», дип яза Argo-sochi.ru. «Промышленно-Строительный банк», «ЭКОНАЦБАНК» кебек банклардан казанлы кеше корал белән түгел, ялган документлар күрсәтеп талаган.

Расланмаган талау

Ә менә "Новая газета" башка очракны искәртә. «Анатолий Крамин ике куян тотам дип чапмаган», дип яза казанлы хәбәрче Борис Бронштейн. Тик куян асраучыга бераз төрмәдә утырып чыгарга туры килгән. «Миакро-Каратау» хуҗалыгын Татарстан Инвестиция-венчур вакыфы 37 миллион сум акча урлауда гаепләп утыртырга теләгән. Крамин исә ул акчаны банктан кредит алу өчен тотуын әйткән. Акча аңа озын колаклылар өчен биналар корырга кирәк булган. Бу инвесторларга ошамаган. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аша аны төрмәгә озатканнар. Куян асраучыны Татарстан югары мәхкәмәсе, карак түгел, дип иреккә чыгарган.

XS
SM
MD
LG