Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Мигрантлар кризистан курыкмый




Чехия хакимиятләре кризис аркасында эшсез калган мигрантларны кайтарып җибәрер өчен юл хакын түләргә әзер. Әмма илдә күчеп килүчеләр саны кимемәгән, киресенчә, арткан.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Чехиядә яшәгән чит ил ватандашларының 30% Украинадан килгән. Икенче урында курше Словакиядән килүчеләр тора. Шулай ук, Вьетнам һәм Русиядән дә күчеп килүчеләр шактый. Кемдер бераз акча эшләп кайтырга өмметләнә, башкалар югары белем алырга, дипломнарны раслатып яхшырак эш казанырга тели.

Җирле кешеләр барырга теләмәгән эш урыннарын мигранлар бик теләп ала. Урам себерүче, төзелештәге эшләрдә, ашханәдәге табак юучы, пешекче, җыештыручы, хастахәнәдеге кара эшләрдә һәм кибеттәге сатучы урынында читтән килүчеләрне эш очратып була.

“Җирле кешеләр үзләренең эшләрен югарырак бәяли, ә без мигрантлар, нинди эш хакын бирәләр, шуңа ризалашабыз”, ди Украинадан килгән мигрант ханым. Бу илдә яшәгән 9 ел эчендә җыештырдым да, пешекче булып та эшләдем, төзелешкә генә барырга туры килмәде, ди ул. Хәзер Людмила ханым, ире белән бергә туристларга экскурсияләр оештырып көн күрә.

Мигрантлар кара эшләргә ризалашса да, туган илләрдә алган югары белемнәрен, тәҗрибәләрен, белгечлекләрен тел өйрәнеп, акчалар түгеп булса да раслатырга тырыша. Телне тиешле дәрәҗәдә өйрәнү һәм имтиханны тапшыруга күп еллар китәргә мөмкин. Сынаулар берничә баскычлы була, һәрбер һөнәр имтиханын акча түләп тапшырырга туры киләчәк. Югары белеме булмаган хезмәткәрләргә, яшәү минимумы дәрәҗәсендә генә түлиләр.

Пермьнән килгән татар ханымы Зөһрә Нигамәтҗанова белемнәрен куллана алган сирәк мигрантларның берсе. Хәзер ул аптекада эшли, әлегә кадәр дипломын раслата алмаган, әмма ул өмметен өзми. Эштән соң өйгә кайткач укыйм, имтиханга әзерләнәм, ди ул.

Аның кебек бик күп Русия һәм Украина ватандашлары да кыенлыклар белән көрәшеп, Чехиядә яңа тормыш корырга тырыша.

XS
SM
MD
LG