Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:46

Мөселман мәгарифе төрле илдә төрлечә. Русиядә ул әле үсеш кенә алып килә. Татарстан уку йортлары төрле илләрдәге ислам университетлары белән хезмәттәшлекне арттырмакчы.

Казанда оештырылган “Русия һәм чит илдә мөселман мәгарифе” дигән халыкара конференциягә 22 илдән, аерым алганда Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Иран, Мисыр, Испания, Һолландия, Марокко, Аргентина һәм башка дәүләтләрдән ислам уку йортлары вәкилләре килгән иде. Аларның күбесе бүгенге чараны оештыручыларның берсе булган - мәгариф, фән һәм мәдәният ислам оешмасы вәкиле булып тора.

Татарстаннан әлеге оешмага Русия ислам университеты керә. Аның ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин әйтүенчә, мәгариф, фән һәм мәдәният ислам оешмасы каршындагы ислам дөньясы университетлары федерациясенә керү кайберәүләр уйлавынча матди проблемаларны хәл итү максатын куймый. Чөнки бу оешма ЮНЕСКО кебек үк икътисади яктан бай оешма түгел.

Әмма ректор сүзләренчә, финанс мәсьәләләргә караганда да мөһимрәк өлкәләр булып фәнни-методик яктан дәрәҗәне күтәрү, ягъни остазларның гыйлемнәрен камилләштерү өчен укыту, телне яхшырак үзләштерү өчен студентларны мөселман илләренә җибәрү һәм уку йортының дипломын тану тора.

“Без инде Болонья системасына күчтек дип әйтергә була һәм бакалврлар белән магистрлар әзерлибез. Әмма аны әле бөтен дөнья таный дигән сүз түгел. Менә бу федерациягә керү безгә бу өлкәдә дә мөмкинлекләр ачар дип өметләнәбез. Әлеге федерациягә кергән 250 университетның һәрберсе танымаса да, кайберләре безне танырга мөмкин. Әлегә без Анкараның илаһият факультеты белән генә эшлибез. Алар безнең бакалаврны танып, магистратурага алалар. Менә шул проблема хәл ителсә, әлеге оешма белән хезмәттәшлек бик файдалы булыр иде”, ди Мөхәммәтшин.

Аның әйтүенчә, Русия кысаларында гына белгечләр әзерләү мөмкин түгел. Инкыйлабка кадәр үк ата-бабаларыбыз мәдрәсәләрдә укып башта Бохарага, аннары башка чит илләргә чыга башлаганнар.


Киләчәктә Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты да әлеге федерациягә керергә өметләнә. Мәгариф, фән һәм мәдәният ислам оешмасы җитәкчесе, ислам дөньясы университетлары федерациясе генераль сәркатибе Габделгазиз Госман әл-Түвәйҗри әйтүенчә, әлеге мәсьәлә киләсе елның мартында оешманың утырышында хәл ителәчәк.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, хәзерге вакытта мөселман мәгарифе үзгәрешләр чорын кичерә. Бу дөньякүләм ислам диненә караш белән дә бәйле. Әл-Түвәйҗри фикеренчә, ислам турында дөрес булмаган мәгълүмат таралу бүгенге көндә төрле каршылыклар китереп чыгара.

Ул үз чыгышында аеруча да фәләстин мәсьәләсенә тукталды. Һәм фәләстиннәрне яклаган халыкны антисемит дип атау гадәткә әйләнүенә борчылу белдерде.

“Бу өлкәдә Русиянең Фәләстингә һәм гарәп дөньясы проблемалары карашын хуплыйбыз һәм зур хөрмәт белән карыйбыз”, диде әл-Түвәйҗри.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG