Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы яшь татар язучыларын барлады


Булат Садретдинов
Булат Садретдинов

Чаллыда яшь язучылар белән очрашу кичәсендә 15 яшенә 3 китап чыгарган шәхес турында да сүз булды. Автор беренче китабын 4 яшендә язган.

Чаллыда рухи мирасны өйрәнү буенча фәнни үзәк моннан 3 ел элек төзелгән иде. Язучы Факил Сафин рәислегендәге әлеге үзәк өлкән буын яки инде үлгән язучы һәм шагыйрьләрнең иҗатын халыкка җиткерү белән мәшгуль булды. Һәм менә яңалык, алар яшь язучыларга игътибар биреп, аларны Чаллы җәмәгатьчелегенә тәкъдим иттеләр. Яшь язучылар дигәннән, араларында берничә китап чыгарган мәктәп укучылары да бар. 15 яшендә 3 китап чыгарган Булат Садретдинов шундыйларның берсе. Булат беренче шигырь китабын 4 яшендә яза.

Рухи мирасны өйрәнү буенча фәнни үзәк җитәкчесе Факил Сафин яшь язучылар арасында сәләтле, талантлы балалар да шактый, дигән фикердә тора. Ул, яшьләрдән зур иҗат кешеләре үсеп чыгуына өметләнеп “Мин Аяз Гыйләҗевның әйткән сүзләрен истә тотам. “Әдәбият шундый нәрсә, кинәттән генә бер яшь талант килеп чыга да, кешеләрне сискәндереп, тетрәндереп әдәбият мәйданында ат уйната башлый”, дигән иде. Бу сүзләргә мин нык ышанам”, диде ул.
Факил Сафин һәм Лилия Гыйбадуллина


Факил Сафин әңгәмә вакытында Лилия Гыйбадуллинаның исемен берничә тапкыр атады. Лилия узган ел КДУны тәмамлап Чаллыга кайткан. Ул Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

“Яшь язучыларга китапларын бастыру, газет-журналларда язмалар чыгару өчен заман кулайрак. Икенче яктан, китап чыгарган өчен каләм хакы түләү, язучының матди хәлен тәэмин итү кебек сыйфатлар югалып бара. Сүз сәнгате, шигырь, башка иҗат әсәрләре - мәңгелек. Алар һәрвакыт актуаль булып калачак”, ди Лилия Гыйбадуллина.

Яшь язучылар белән очрашу кичәсе Чаллы татар драма театрында булды һәм өч сәгатькә якын дәвам итте.
XS
SM
MD
LG