Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

РИА Новости агентлыгында үткән матбугат очрашуында төп сорауларның берсе Алтын Урданың Русия дәүләтен оештыруга керткән өлеше хакында булды.

28 сентябрьдә, РИА Новости мәгълүмат агентлыгында Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европа өлеше мөселман дини идарә рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Чечен республикасы мөфтие Солтан Мирзаев белән берлектә һәм дин белгече Максим Шевченко, Ислам мәдәният үзәге җитәкчесе Габдел-Вахит Ниязов катнашында матбугат очрашуы уздырды.

Матбугат очрашуы шушы көннәрдә генә Мәскәүдә узган һәм чит ил вәкилләре белән очрашулар Чечняда дәвам иткән «Русия – Ислам дөньясы: хезмәттәшлек аша аралашу» дип аталган конференциянең тәмамлануы уңаеннан оештырылган иде.

Беренче булып чыгыш ясаган Равил хәзрәт Гайнетдин бу конференциянең әһәмияте турында әйтеп, әлегә расланмаган, ләкин анда кабул иткән резолюция хакында сөйләде. Резолюция конференциядә катнашкан 40-тан артык ил вәкилләре тарафыннан хуплау алгач кына шул олы җыенда яңгыраган башка язмалар белән басылып чыгачак, дип белдерде.

Резолюциядә әйтелгәнчә, конференциядә катнашучылар, 20-нче гасыр дәвамында юк дәрәҗәсендә булган Русия белән Ислам дөньясы арасындагы багланышларның ныгуын мөһим дип саный. Һәм моның өчен исламның башлангыч идеологиясе булган урталык (ягъни әль-васатыя) идеологиясен көчәйтүне күрә.

Журналистларны Равил хәзрәтнең конференциядәге чыгышыннан соң барлыкка килгән бәхәсләр кызыксындырды. Төп сорауларның берсе Алтын Урданың Русия дәүләтен оештыруга керткән өлеше хакында булды. Бу сорауга җавап биреп, Равил хәзрәт Гайнетдин болай диде:

«Конференциядәге минем чыгышым күпләрдә аңлау тапты. Кайберәүләрдә ул көнчелек тә уяткан. Мин әйткән сүзләремне үлчәп сөйләдем, тарихчыларның фикерләрен әйттем. Ул фикергә каршы килүчеләргә рус тарихчыларының китапларына күз салырга киңәш итәр идем. Бу Русия дәүләте үзеннән үзе генә барлыкка килмәгән. Һичшиксез Алтын Урда тарихын Русия тарихыннан аерып карап булмый. Бу фикерләр рус шовинистларына охшап та җитмәгәндер. Бу теманың күтәрелүенә, бәхәсләр тудыруына мин бик шат», диде ул.

Аның сүзләрен хуплаган дин белгече, телевидениедә үз программасын алып баручы Максим Шевченко:

«Күпләргә Русия тарихы таныш түгел. Заманында танылган тарихчылар Ключевский, Соловьев, Карамзин язган тарих китапларын большевиклар ВКП(Б)ның кыска курсына алыштырдылар. Ләкин без, Мәскәү университетының тарих бүлегендә укыганнар, Русия тарихын яхшы өйрәндек. Мин әле генә Әстерханнан кайттым. Бату Сарай, Алтын Урданың башкаласы, нәкъ менә Әстерхан якларында булган. Анда хәтта православ епархиясе дә булган. Аларны беркем дә тыймаган.

Патша галиҗәнәпләре әйтүе белән Русия империясе тарихын язган Карамзин үзенең китабында Тын океаннан Балтыйкка кадәр, Кара диңгездән Ак диңгезгә кадәр булган җирләре Чынгызханның «Яссасы» нигезендә берләшкән ил тарихына таянып язган.

Тарихның бу өлешен күтәреп Равил Гайнетдин бик дөрес эшләде. «Ига» турында да күп сөйлиләр. Әгәр дә Иван III Угра елгасы янына шундый көчле армия җыя алган икән, димәк ул «ига» бик каты булган дип әйтеп булмый. Җитмәсә аның гаскәрләрендә 30 % татарлар булган», диде Максим Шевченко.

Бу теманың күтәрелүе бик мөһим. алга таба да бу хакта бәхәсле сөйләшүләр булыр әле, диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG