Accessibility links

“Татарга бердәмлек җитми”


11 октябрьдә үткәреләчәк Хәтер көненә 10 көн калып бара. Әмма чара өчен җаваплы оешмаларга бер сүзгә килү авыррак.

28 сентябрьдә Хәтер көнен үткәрү уңаеннан Татар иҗтимагый үзәге, Татар яшьләре форумы, “Мәгариф” җәмгыяте, “Үзебез” хәрәкәте уртак утырышка җыелды. Җыелышның төп максаты – Хәтер көненә әзерләнү.

Быел 9 октябрьдә “Казан” милли мәдәни үзәгендә Хәтер көненә багышланган җыен үткәреләчәк. Анда күренекле тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләренең чыгышы көтелә. Алар 1552 елда Явыз Иванның ни өчен Казанны яулап алуы, бу афәтнең татарлар өчен нинди фаҗигалар китерүе турында аңлатачак.

Галимнәр чыгышыннан соң яшьләр белән “түгәрәк өстәл” дә оештырыла. Конференция исә яшь буын өчен үткәрелә. Алар татар халыкның фаҗигасен төптән аңларга, сабак алырга тиеш. Хәтер көненә багышланган җыенга килүче яшьләр 11 октябрьдә Ирек мәйданына да килер, ди оештыручылар.
XS
SM
MD
LG