Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Йолдызлар” коела башлады


30 сентябрьдә “Алтын мөнбәр” мөселман кинофестивале ачыла. Казан мәртәбәле кунакларны каршылый. Алар арасында Һоливудтан, һинд, гарәп илләреннән кинойолдызлар бар.

30нчы сентябрьдән 4нче октябрьгәчә Казанда V “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивале үтә.

Килгән кунаклар арасында Һолливудтан Арманд Ассанте, “Чыңгызхан сере”фильмында катнашкан Кэри Тагава, Борис Грачевскийлар бар.
Ачылу тантанасы “Пирамида” күңел ачу комплексында 18 сәгатьтә башлана. Режиссер Никита Михалков киләчәге билгеле. Ләкин кызыл келәм буйлап үтәчәк йолдызлар исеме әлегә әйтелеп бетми.

Быел төп вакыйгалар мәйданы - Бауман урамында урнашкан “Родина” кинотеатры. Шулай ук “Сувар”, “Корстон”, “Киномечта”, “Органик”, “Мир” кинотеатрларында да кайбер фильмнарны карап булачак. Узган елдан аермалы буларак, хәзер билетлар түләүле. Ачылу тантанасына керү - 500, фильмнар карау -100-200 сум.

Режиссер Рамил Төхвәтуллинның “Бөркетләр”картинасы 2нче октябрьдә “Родина кинотеатрында 10.00 һәм 19.00 сәгатьләрдә күрсәтеләчәк.
3нче октябрьдә “Татар киносы көне” кысаларында Мансур Гыйләҗевнең, “Бибинур” фильмы тәкъдир ителә. Салават Юзиев, Әнвәр Габдрахманов, Ринат Юзаев, Рифат Йосыпов, Борис Максимов, Сергей Циханович картиналары да тамашачылар хозурына тәкъдим ителәчәк.

“Алтын мөнбәр” фестивале фильмнар карау белән генә чикләнми. Аның кысаларында Корстонда «Islamic-clothes» мөселман модасы конкурсы, Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында Лев Гумилевка багышланган хәтер киче, үзешчән фильмнар фестивале, “Русия кинематографы милләтләр мәдәнияте яссылыгында” дип аталган түгәрәк өстәл чаралары узачак. Фестивальнең програмы”Татаркино” сәхифәсенә урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG