Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:10

Русиядә Интернетны чикләүче канун әзерләнә


Русия юстиция министрлыгы Интернеттагы контрольне көчәйтүче канун өлгесе әзерләде.

Кайбер Русия басмалары белдерүенчә, яңа канун тәртип саклау оешмаларына һәм махсус хезмәтләргә кешеләрнең Интернет куллануын чикләү вәкаләте бирәчәк.

Моннан тыш провайдерлар аларга кулланучылар һәм кемгә нинди хезмәт күрсәтелүе турында мәгълумат бирергә тиеш булачак.

Мәгълумат бирелмәгән очракта провайдерларга штраф җәзасы яный.

Русия провайдерлары фикеренчә, канун өлгесенең интернет куллануны чикләүче матдәсе Конституциягә каршы килә.

XS
SM
MD
LG