Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең ислам мәркәзе кайда?


Башкортстан президенты фикеренчә, Уфа Русиядә мөселман мәркәзе булып тора. Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы илчесе Камил Исхаков мөселман чараларының күбесе Казанда узуын әйтә.

Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов сүзләренчә, кайбер басмаларда Башкортстанны – мөселман дөньясының төньяк чите дип атау һич дөреслеккә туры килми.

“Искә төшереп үтәсем килә, республиканың башкаласы Уфа инде 18 гасырдан ук Русия империясе, СССР һәм бүгенге Русиянең мөселман башкаласы буларак рәсми рәвештә танылды”, диде Рәхимов Мәскәүдә узган халыкара ислам конференциясендә.

Башкорстан президентының Мәскәүдә шундый белдерү белән чыгуы яңалык булды. Күпләр ислам үзәге буларак нәкъ Казанны таный. Әлбәттә, соңгы вакытта бу исемгә Чечня да дәгъва кыла, төсле.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев ялда булу сәбәпле, Мәскәүдәге әлеге чарада катнашмады, әмма мәдәният министры Зилә Вәлиева җиткергән президентның сәламләү сүзендә Казанда соңгы елларда узган ислам чаралары санап узыла. Шуннан гына да инде Казанның нинди урын тотуын аңларга була.

“Бу ислам фәннәре академиклары утырышы, мөселман яшьләре форумы, Ислам үсеш банкы белән инвестиция конференциясе, “Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестивале һәм башкалар”, диде Вәлиева.

Ислам өчен тарткалаш

Хәзер Казанда баручы “Русиядә һәм чит илдә мөселман мәгарифе” халыкара конференциясендә генә дә дистәләгән кеше Татарстанның Русиядәге Ислам үсешенә зур урын бирүен әйтте.

Мисал өчен мәгариф, фән һәм мәдәният Ислам оешмасы җитәкчесе Габделгазиз Госман әл-Түвәйҗри үзенең чыгышының башында ук Фадланның нәкъ шушы җирләргә килеп ислам таратуын искә төшерде.

Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы илчесе Камил Исхаков та Татарстанның Русия Исламы үсешендәге роле бихисап булуын әйтте. Мисал өчен, нәкъ Казан Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасында рәислек итә. Ә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев “Русия-Ислам дөньясы” стратегик төркеменең рәистәше булып тора. Бу, әлбәттә сәяси яклар. Моннан тыш Казанда һуманитар һәм икътисад өлкәсенә караган чаралар да даими узып тора. Ислам инвестиция ширкәтен дә Татарстанда ачу планлаштырыла.

Камил Исхаков
“Икътисад өлкәсен алганда да Ислам үсеш банкы һәм аның оешмалары белән хезмәттәшлек, төрле килешүләр төзү, мәдәният тармагына килгәндә Татарстан көннәрен оештыру, “Алтын мөнбәр” мөселман киносы фестивален уздыру моның берничәсе генә. Менә хәзер мөселман мәгарифенә кагылышлы зур чара уза. Аның турында әйтеп тә торасы юк, үзегез күрәсез”, диде Исхаков.

Әйтергә кирәк, Камил Исхаков үзе дә Казан кешесе. Һәм аның Русиянең Ислам конференциясе оешмасындагы илчесе булуы да әһәмияткә ия.

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан Ислам оешмасы конференциясе белән элемтәләр булдыруга зур өлеш кертә.

“Татарстан һәрдаим ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм иткән уртак проектлар тәкъдиме белән чыга”, диде Мөхәммәтшин.

Әлбәттә дөньякүләм чаралар белән беррәттән Татарстанның үзендә дә дини өлкәдә шактый эшләр эшләнә. Мисал өчен, берничә ел элек “Хәләл” стандарт программасы гамәлгә керде. Хәзер аны Башкортстан да үзенә үрнәк итеп алмакчы икән.

Шулай ук Казанда “Алтын Мөнбәр” мөселман киносы фестивале уза башлагач, Уфа да үзендә шундый чара уздырырга теләвен әйткән иде.

Русиядә ислам ныгый барган саен мондый тарткалашлар артыр гына кебек.
XS
SM
MD
LG