Accessibility links

Кайнар хәбәр

Албина Шаһиморатова Мәскәүдә


Албина Шаһиморатова
Албина Шаһиморатова

Владимир Спиваков уздырган фестиваль кысаларында Мәскәүдә дөньякүләм балкыган йолдыз Албина Шаһиморатова да чыгыш ясап, Мәскәү консерваториясенең зур залына җыелган тамашачыларны тавышы белән таң калдырды.

Бу көннәрдә Мәскәүдә «Владимир Спиваков чакыра...» дип аталган бишенче музыкаль фестиваль бара. Мәскәү хөкүмәте, Русиянең филармония оркестры һәм Русиянең мәдәният министрлыгы оештырган бу фестиваль елдан-ел катнашучыларының кызыклы шәхес булулары һәм үзенчәлекле программасы белән истә кала һәм үзенә җәлеп итә.

25 сентябрьдән алып 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк фестивальнең быелгы программасында танылган классик әсәрләр белән хәтта Чарли Чаплин музыкасы да яңгыраячак.

Бу фестиваль хакында орестр белән дирижерлык иткән Владимир Спиваков: «Минем өчен фестиваль концертларының күпме булуы белән түгел, ә бәлки Мәскәүдә үзем яраткан әсәрләрне, шәхесләрне күрсәтү мөмкинлеге белән мөһим. Ниндидер яңалык, жанр һәм стильләрнең төрлелеген, талантлы, кабатланмаслык башкаручыларны тәкъдим итү. Мин аны элегрәк тә җиренә җиткереп уздыра идем, быелгысы да шулай булыр дип ышанам. Чын күңелдән сезнең белән очрашуны көтеп, «Владимир Спиваков чакыра...», дип тәмамлый ул фестиваль программасындагы сүзләрен.

Аның сүзләре башкарган эшеннән аерылмый дип әйтергә була. Быелгы фестивальдә дөньякүләм билгеле булырга өлгергән яшь, талантлы җырчы Албина Шаһиморатованың да катнашуы шуңа бер мисал.


Албина Шаһимуратова Мәскәүнең татар тамашачыларына таныш исем. Быел гына аның концерты татар милли мәдәни үзәгендә узган иде. 2007 елда халыкара Чайковский исемендәге 13-нче халыкара бәйгесендә Гранпри - иң зур бүләкне алуга ирешкән Албина Шаһимуратова, инде 2008 елдан Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры солисткасы, «Татарстаннның халык артисткасы» исемен алырга да өлгергән җырчы. Аны тәкъдим иткән программада шундый мәгълүматлар китерелгән.

Татарстанга ул инде Мәскәүдә, чит илләрдә, шул исәптән Америкада танылганнан соң әйләнеп кайтты дисәк, һич тә ялгыш булмас. Аның гастрольләр графигы да бик тыгыз бүгенге көндә. Чөнки ул Вердиның «Риголетта» операсында Джильда, Моцартның «Тылсымлы флейтасында» Төн патшабикәсе, «Дон Жуан» операсында Анна һәм башка бик күп төрле партияләрне башкара.

Музыка белгечләре Албинаның уңышын вакытында талантлы укытучыга эләгүе белән аңлаталар. Ул Мәскәү консерваториясендә Галина Писаренко классында укыган, уку йортын тәмамлаганнан соң аны укытучысы үзе эшләгән Станиславский һәм Немирович- Данченко исемендәге музыкаль театрга эшкә урнаштырган. Ул вакыттан бары тик 5 ел гына узуга карамастан Албина Шаһимуратова дөньякүләм танылу исеме алып, Казанда да чыгыш ясарга вакыт таба. Тиздән Казан тамашачысы аны Вердиның «Риголетта» операсында Джильда партиясендә күрәчәк һәм тыңлаячак.

Ул көнне концертта бик күп булмаса да татарлар бар иде. Алар арасында гаиләсе белән җырчы Мирсәет Сөнгатуллин, композитор Сәяр Хәбибулдлин, музыка белгече Асия Акалаеварны атарга була. Асия ханымның татарча әйтергә сүзләре җитмәде. Шуның өчен ул концерттан калган хисләрен рус телендә белдердеп, Альбинаның башкару осталыгына бик югары бәя бирде.
XS
SM
MD
LG