Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:27

Путин: дәүләтнең икътисадка тыкшынуын киметәчәкбез


Русия премьер-министры Владимир Путин алдагы елларда дәүләтнең икътисадтагы катнашлыгы кимиячәк дип белдерде.

Мәскәүдә инвестиция форумында чыгыш ясап Путин “иктисадый вәзгыять тотрыклылану, кризис бетү белән без дәүләтнең икътисадка тыкшынуын систематик рәвештә һәм нык кына киметергә җыенабыз”, - диде.

Шул ук форумда Путин Русия икътисадының ел ахырынача 8 процентка яки аннан да азрак кимиячәген белдерде.

Ел башында быелгы икътисадый кимүнең 8.5 процент булыр дип фаразлануын искә алып Путин бу үзгәрешне уңай күренеш дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG