Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:06

МАКС-2009 алдыннан һәлакәткә очучы хатасы сәбәп булган


Мәскәү өлкәсендә МАКС-2009 авиакүргәзмәсе алдыннан ике һөҗүм очкычының бәрелешүе очучы хатасы аркасында булган.

Саклану министрлыгының бер югары рәсмие РИА “Новости” агентлыгына һәлакәтне тикшерүче комиссия шундый нәтиҗәгә килде дип белдергән.

16 августта 2 очкыч бәрелешү нәтиҗәсендә очучылар төркеме башлыгы Игорь Ткаченко һәлак булды.

Очкыч калдыклары бакча җирләренә төшеп 4 кешене яралады.

Яраланган бер хатын-кыз соңрак хастаханәдә үлде.

XS
SM
MD
LG