Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:59

Русия белән Беларус хәрби күнегүләр үткәрде


Русия белән Беларус НАТО илләре чикләренә якын урыннарда киңкүләм хәрби күнегүләр үткәрде.

Русия хәбәр агентлыклары белдерүенчә, күнегүләрдә 12500-ләп хәрби катнашкан. Ике илдән дә катнашучылар саны берчама булган.

Күнегүләрдә хәрби очкычлар, хәрби техника һәм башка авыр кораллар да катнашкан.
Күнегүләр НАТО әгъзасы булган Польша белән Литвага чиктәш Калининградта һәм көньяктарак Польша чигеннән 125 чакрымда Беларуста үткән.

Күнегүләрдә катнашучы хәрбиләр янына Беларус президенты Аляксандр Лукашенко белән бергә килгән Русия президенты Дмитрий Медведев бу чараның максаты бары тик саклану мөмкинлекләрен арттыру гына диде.

Соңрак Медведев белән Лукашенконың күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән үзара мөнәсәбәтләр турында икеяклы сөйләшүләр үткәрүе хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG