Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:16

Төмән шәһәрендә үткән “Түгәрәк уен” II Бөтенрусия татар фольклоры фестивале вакытында Татарстан һәм Төмән өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында да сүз булды.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстаннан мондый зур һәм җитди төркемнең Төмән шәһәренә килгәне юк иде әле, дип белдерде. Төмән өлкәсе һәм Татарстан ягы да ныклап әзерләнеп, озакка сузмыйча, ике ара килешү имзалану мөмкинлеген дә әйтеп китте.

Зилә Вәлиева бу хакта Төмән драма театрына “Түгәрәк уен”ны йомгаклау концертына җыелган тамашачылар, Төмән хакимияте вәкилләре, Русиянең 15 төбәгеннән “Түгәрәк уен” бәйгесендә катнашкан халык иҗаты төркемнәре алдында белдерде.

Төмән өлкәсе татар конгрессы башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Гүзәл Тимканова сүзләренчә, фестивальне йомгаклар алдыннан якшәмбе көнне Татарстан вәкилләре төмәннәр белән очрашкан. Әлеге сөйләшүдә Татарстан ягыннан Зилә Вәлиева; Дәүләт шурасы депутатлары, комитет башлыклары Разил Вәлиев һәм Роберт Миңнуллин; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров; галим Дамир Исхаков катнашкан.

Очрашуда Төмән өлкәсенең милли эшләр комитеты башлыгы Евгений Воробьев, өлкә думасы рәисе урынбасары Геннадий Карепанов, Төмән өлкәсе татар конгрессы рәисе Нурулла Саттаров, конгресның башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров, өлкәнең татарлар мохтарияте башлыгы Ришат Җиһаншин да булган.

Сүз Төмәндә татар мәктәбенең кирәклеге, татар мәдәният үзәген тулы куәтенә эшләтү, Татарстан һәм Төмән арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр урнаштыру, 2011 елда федераль Сабантуйны Төмән шәһәрендә үткәрү турында да барган.

Төмән өлкәсе татар конгрессы вәкилләре әйтүенчә, Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге төркемнең “Түгәрәк уен” фестиваленә килүе һәм Төмән өлкәсе хакимияте вәкилләре белән очрашу төбәктәге милли тормышны тагын да җанландырып җибәрер өчен өмет чаткылары уяткан.

“Түгәрәк уен” фестиваленә килгәндә дә, Төмән хакимияте бу чараны себер җирендә үткәрүне, рәсми хатлар апрель аенда ук җибәрелүгә карамастан, тиз кенә хупламаган. Чараның кирәклеген дәлилләүләр, бик авырлык белән барды, ди оештыручылар.

Фестивальдә катнашучылар, узган елгы чараны күргәннәр дә Төмәндәге “Түгәрәк уен”ның бик яхшы оештырылган булуын билгеләп үтте. Быелгы фестивальгә Чиләбе, Әстерхан, Чуашстан, Югория төбәкләре дә килеп кушылды, 500-ләп башкаручы булды, дип белдерә Татар фольклоры дәүләт үзәге рәисе Фәнзилә Җәүһәрова.

Фестивальгә килгәннәр 6 төрдә үз осталыкларын күрсәтте. Йолалар, җырлы-биюле күренешләр күрсәттеләр, халык уеннары, бәет-мөнәҗәтләр башкарылды, халык уен кораллары яңгырады. Һәр төбәк үз киемнәре, үз үзенчәлекләре белән таныштырды.

Татарстан фәнни-методик үзәгенең төбәкләр белән эшләү бүлеге мөдире Илгиз Кадыйров узган елгы Ике Кулатка фестивален дә караган, Төмәндә дә жюрида иде.

“Узган ел белән чагыштырганда аерма башкару осталыкларында һәм коллективларның әзерлекләрендә сизелә. Чын фольклор коллективлары һәм чын халык иҗаты монда. Үз төбәкләрендә булган җыр, бәетләрне күрсәтеп безнең халык иҗатының күп төрлелеген һәм гомүм татар фольклоры барлыгын дәлилли бу чара”, ди Илгиз Кадыйров.

Фестивальнең Гран-при бүләге Төмән районының Шыкча авылындагы “Шытыр-шатор” фольклор төркеменә бирелде. Бөтендөнья татар конгрессы аларга Казанда сәхнә киемнәре тегү өчен сертификат бүләк итте.

Фестивальнең үз йолалары да ныгып килә. Шуларның берсе, күчмә билгене тапшыру. Узган ел ульяннар фестиваль тотемын төмәннәргә бирсә, бу билгене быел Свердловски өлкәсе вәкилләре алып китте. Киләсе фестиваль анда булачак.

XS
SM
MD
LG